Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шигырьләр укый һәм җырлый

    Яңа Ильдерякта яшәүче пенсионер әби Нина Ястребова да яшьтәшләре кебек үк тормыш юлы үткән. Алар бихисап сынаулараша үткәннәр. Әмма бергә яшәгән, эшләгән кешеләрнең күпчелеге бакыйлыкка күчкән инде. Ә менә Нина Петровнага Ходай Тәгалә озын гомер бүләк иткән. Туксан яшьлек юбилеен үткәргән көнне Яңа Ильдерякта яшәүче өлкән ханым аеруча да дулкынланды....

    Яңа Ильдерякта яшәүче пенсионер әби Нина Ястребова да яшьтәшләре кебек үк тормыш юлы үткән.

    Алар бихисап сынаулараша үткәннәр. Әмма бергә яшәгән, эшләгән кешеләрнең күпчелеге бакыйлыкка күчкән инде. Ә менә Нина Петровнага Ходай Тәгалә озын гомер бүләк иткән. Туксан яшьлек юбилеен үткәргән көнне Яңа Ильдерякта яшәүче өлкән ханым аеруча да дулкынланды. Ни генә дисәң дә, аны котларга районнан мәртәбәле кунаклар килгән иде.

    - Нина Петровна, сезне ихластан туксан яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим, - дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров район җитәкчелеге исеменнән. - Ныклы сәламәтлек, иминлек телим!

    Ул хезмәт ветеранына чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды, РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды. Хуҗабикәгә олуг юбилее белән районның халыкны яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин кайнар котлауларын җиткерделәр.

    - Мине котлаганыгыз өчен зур рәхмәт, сезнең дә гомерегез озын һәм бәхетле булсын, - дип рәхмәтен белдерде ветеран.

    Сугыш елларында урман кисү эшләрендә катнашуын да искә алды хуҗабикә. Колхозда төрле эшләрдә, ындыр табагында эшләргә туры килә аңа. Нина Ястребова тормыш иптәше белән (ул 15 ел элек тол калган) биш кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары күптәннән инде кайсы кая таралышкан, ә ул ялгызы гына үз өендә яши.

    Өлкән яшьтәге күп кешеләр кебек үк, ул да туган учагыннан аерыла алмый. Балаларына кунакка барса да, үз өенә кайтырга ашкына.

    Авылда исә аңа социаль хезмәткәр Людмила Буинская ярдәм итә, тирә-күршеләре дә һәр көнне хәлен белешәләр, балалары, оныклары еш кайтып йөри. Туксан яшьлек ветеран әнә шулай көннәрен үткәрә, хәер, аяклары яхшы йөри, берәр нәрсә кирәк булганда җәһәт кенә кибеткә дә барып кайта. Балалары үгетләсә дә, бакчада яшелчәләр үстерә, өй эшләрен дә теләп башкара. Оныкларына ул үзенең тормыш юлы хакында сөйли.

    Авылда Нина Петровна җырчы буларак та танылган. Тирә-як авылларда аның кебек борынгы җырлар һәм такмакларны күп белүче кеше юктыр, мөгаен. Өлкәннәр көнендә очрашканда ул төрле җырлар башкара, шигырьләр укый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: