Шат күңелле әби
Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов тыл һәм хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Район башлыгы изге теләкләрен җиткереп, Минсара Насертдин кызы Шарашевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Минсара Насертдин кызы 90 яшендә дә яшьләр сокланырлык! Ул төскә дә яхшы күренә һәм шаяртырга ярата.
Тантана сәбәпчесе Карасу авылында туа, әмма 1935 елда аның әти-әнисе Пионер бистәсенә күчеп килә һәм ул бүгенге көнгә кадәр биредә яши. Авыр сугыш елларында, авылда ир-ат булмаган вакытта, басуда тракторчы булып эшли. Тормышында күңелсез вакытлар күп булса да, Минсара әби һәрвакыт шат күңелле булырга тырыша, күңел халәтен озын гомерендә күп язылган җыр-шигырьләре белән бушата.
Сугыштан соңгы чорда районны күтәрергә ярдәм итә, теләсә нинди эш башкара – шулай ук тракторда эшли, Аксубай районының туган авылы басуларында чәчү һәм печән чабу белән шөгыльләнә.
Хәзер дә, ул бер дә тик утырмый. Энесенең хатыны белән бергә яшәп, алар белән бәрәңге утырта һәм җыеп ала, түтәлләрдә яшелчә үстерә, җиләк-җимеш җыя һәм кайната.
Тормыш иптәше белән тормышы барып чыкмаса да, ике баласын лаеклы тәрбияләп үстергән, хәзер тугыз оныкчыкка сөенеп яши. Чаллыда яшәүче улы хуҗалыкны карап торырга әнисе янына бик еш кайта. Шулай ук өй эшләре буенча социаль хезмәткәр һәм инде гаиләсе белән күршеләр дә булыша.
Камил Камал улы Минсара Насертдин кызын чын күңелдән юбилее белән котлады, сәламәтлеге белән кызыксынды, нинди дә булса да теләкләре юкмы, дип сорады.
Котлауга социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина да кушылды, ул да аңа озын гомер теләде. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина барлык бистә халкы исеменнән Минсара әбигә иң җылы һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Ветеран, аның гаиләсе, мондый игътибарга бик шат иде. Алар район башлыгына һәм килгән кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм, әлбәттә инде, истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев