Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сазлыкта көнне төнгә ялгап

Иске Кармәт авылында яшәүче ханымны юбилее белән котладылар. Зөһелә Мингазетдин кызы Натиева туксан ел элек Иске Кармәт авылында дөньяга килгән. Гомере буена колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Көзен һәм язын - амбарларда бөртек агулыйлар, кышын - урман әзерлиләр, җәен - кыр эшләрендә. Унбиш яшендә аны Горький шәһәре янына торф чыгару...

Иске Кармәт авылында яшәүче ханымны юбилее белән котладылар.


Зөһелә Мингазетдин кызы Натиева туксан ел элек Иске Кармәт авылында дөньяга килгән. Гомере буена колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Көзен һәм язын - амбарларда бөртек агулыйлар, кышын - урман әзерлиләр, җәен - кыр эшләрендә.

Унбиш яшендә аны Горький шәһәре янына торф чыгару эшләренә җибәрәләр. Алар баракларда яшиләр. Бөек Ватан сугышы елларында торф чыгару икътисадны үстерүнең төп юнәлеше була. Ул шәһәргә, сәнәгать предприятиеләренә, торак йортларга җылылык һәм энергия биргән. Торф төяү пунктларыннан вагоннарда күпсанлы кулланучыларга озатылган. "Торф - Ватанга!" - лозунгы астында торф участоклары коллективлары эшләгән.

-Сазлыкта эшләргә куркыныч иде, әлбәттә, - дип искә ала хезмәт ветераны. - Эш бик авыр булды, әмма без, япь-яшь кызлар, бу эшнең аеруча мөһим булуын аңлый идек. Таңнан караңгы төнгә кадәр сазлыкта эшләдек.

Сугыштан соң Зөһелә туган авылына кайта. Фронттан берәм-берәм солдатлар да кайта башлый. Күкрәк тулы орден-медальләр белән кайткан Нургаяз белән гаилә коралар алар. Дус, тату яшиләр. Ире балта остасы була. Менә дигән өй төзеп керәләр. Биш балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Унөч ел элек гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә. Хәзер Зөһелә әби кече кызы Гөлфия белән яши.

Юбилярны туган көне белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин килде. Алар юбилярга исәнлек-саулык теләп, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Ветеранны балалары һәм оныклары да котларга онытмады. Алар аңа чиксез рәхмәтләрен белдереп, бәхет һәм озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев