Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Санитарканы рәхмәт сүзләре белән искә алалар

Шулай килеп чыга, 90 ел элек Бариннар Енорускиносында бер көндә ике кыз дөньяга килә.

Бүген алар икесе дә Аксубайда яшиләр һәм 90 яшьлек туган көннәрен дә бер көнне билгеләп үттеләр. Шуларның берсе – Валентина Лизунова. Аның бала чак тормышы фаҗигале вакыйгаларга бай була. Сугыш вакытында авыл балалары өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуларында бил бөгәләр. Валентинага да нинди авыр хезмәт бар, барысын да эшләргә туры килә. Ул алты ир бала арасында бер кыз була.

Өч абыйсы сугышка китә. Иң өлкәне Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак була. Икесе яраланып, бетерешкән хәлдә кайталар. Валентина Григорьевна сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек хезмәт куюларын, ничек тамак туйдыруларын, тормышның нык авыр булуын яхшы хәтерли. Алтмышынчы еллар уртасында ул Аксубайга күчә.

Район үзәгендә җитештерү объектлары булганлыктан, тормыш алып бару өчен акча эшләү мөмкинлеге дә була. Аны хәзерләүләр конторасына эшкә алалар. Тормыш иптәше белән дә монда таныша, гаиләле була. Бераз эшләгәч, эшен алыштыра – район хастаханәсенең хатын-кызлар кабинетына санитарка булып урнаша. Һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя.

Район халкының өлкән буыны аның турында рәхмәт сүзләре белән искә ала – аралашучан һәм йомшак күңелле кеше буларак, ул хастаханәдә авыруларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә, бигрәк тә авыллардан килгән хатын-кызларга булышырга тырыша. Медицина тикшерүен, дәвалауны икенче көнне дәвам итү өчен, табиб янына килгән хатын-кызларны өенә алып кайтып кундырган очраклары да аз булмый.

Валентина Григорьевнаны туган көне белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов килде. Ул хезмәт ветеранын юбилее белән чын күңеленнән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү телеграммасын укыды район исеменнән чәчәкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Ветеранны шулай ук районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов чын күңелдән 90 нчы туган көне белән котлап, иминлек, сәламәтлек теләделәр.

– Валентина Григорьевна – әтиебез ягыннан тутабыз, – диләр бертуганының кызлары Нина Голованова һәм Галина Безрукова. – Ул – гаиләдә исән калган бердәнбер кеше, абыйлары күптән бакыйлыкта инде. Аның туксан яшькә кадәр яшәве безнең өчен сөенеч кенә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев