Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россиянең атказанган участок вәкиле Аксубайда яши

Эчке эшләр органнары ветераны милиция майоры Петр Лукин февраль аенда 70 яшьлеген билгеләп үтте.

Эчке эшләр министрлыгы системасында ул 26 елдан артык хезмәт куйган. Хезмәт эшчәнлеген Чистай шәһәрендә ЭЭМ системасында контролер булып башлый, аннары туган районына ДАИ бүлегенә Юл күзәтчелеге инспекторы булып кайта. Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң участок вәкиле булып күчә. Аның хезмәт биографиясендә кизү частендә эшләгән чор да бар.

– Участок вәкиле булып эшләү – кешеләр белән җанлы аралашу ул, шуңа күрә янә участок вәкиле булып эшләргә сорадым, гәрчә транспорт та, шартлар да булмаса да, – ди Петр Николаевич. – Участокның нинди авырлыклар кичерүен белү һәм тормышта авыр хәлләргә юлыккан кешеләргә ярдәм итү, эштә ярдәм итү белән кызыксыну уяту өчен дә.

Кешеләргә ярдәм итеп кенә, халыкның ышанычын яулап була, участковыйның бөтен эше шуннан төзелә дә. Һәм ул моңа ирешә дә. 14 ел өлкән участок инспекторы булып эшләү дәверендә халык арасында да, коллективта да ихтирам һәм абруй казанды.

Петр Лукин өч дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медальләре, «Фидакарь хезмәт өчен», «Совет милициясе отличнигы» күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Петр Николаевич иң төп бүләккә – «Россиянең атказанган участок вәкиле» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бу Аксубай районы эчке эшләр органнары бүлеге тарихында бердәнбер Россия бүләге – участок вәкилләренең хезмәтен тану.

Фото: Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев