Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үрнәк гаилә

Яңа Дума авылыннан Фәрбизә һәм Ильяс Сабировлар 40 елга якын бергә тормыш итәләр. Фәрбизә Сәмгетдин кызына бу көннәрдә 60 яшь тулды. Шуның 42 елын ул мөгаллимлек эшенә багышлаган. - Яшь чагымда тормышымны финанслар белән бәйләргә хыялланган идем, - дип бүлеште Фәрбизә ханым. - Ул вакыттагы мәктәп директоры, ихтирамга лаек укытучы...

Яңа Дума авылыннан Фәрбизә һәм Ильяс Сабировлар 40 елга якын бергә тормыш итәләр.
Фәрбизә Сәмгетдин кызына бу көннәрдә 60 яшь тулды. Шуның 42 елын ул мөгаллимлек эшенә багышлаган.
- Яшь чагымда тормышымны финанслар белән бәйләргә хыялланган идем, - дип бүлеште Фәрбизә ханым. - Ул вакыттагы мәктәп директоры, ихтирамга лаек укытучы Нәсрулла Нотфулла улы миңа болай дип җавап бирде: "Юк, Фәрбизә, сиңа укытучы һөнәрен сайларга һәм миңа алмашка килергә кирәк".
Монысы аңлашыла да, педагогның яхшы укучыны, активистканы, пионер дружинасы советы рәисе, аннары комсомол оешмасы рәисе булган кызны югалтасы килмәгән. Яңа Дума мәктәбен тәмамлаганнан соң ул икътисадчы һөнәрен үзләштерү теләге белән Казанга юл тота. Әмма бәйге буенча уза алмый. Беренчеләрдән булып авылда аны Нәсрулла Ногманов каршы ала. Кызга финанс биеклекләрен яулауда бәхет елмаймавын белгәч ул аңа болай дип әйтә:
- Күрәсеңме, язмыш сиңа үзе дөрес юл күрсәтә. Син укытучы булыр өчен тугансың. Иртәгедән үк мәктәптә бул! Соңрак педагогика институтының читтән торып уку бүлегенә керерсең.
Шулай итеп яңа гына мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучысы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Алабуга педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә башлый, 1991 елдан 2017 елга - лаеклы ялга чыкканчыга кадәр татар теле һәм әдәбиятын укыта.
1976 елда кояшлы май аеның бер көнендә төз гәүдәле солдат хезмәттән кайтып килә, ә яшь укытучы бу вакытта урамда физкультура дәресе алып бара. Ильяс һәм Фәрбизә бер мәктәптә белем алган булсалар да, моңа кадәр бер-берсенә игътибар бирмәгән булалар. Ә монда очрашалар һәм, кем әйтмешли, бер күрүдән гашыйк та булалар...
- Яшь чакта беркайчан да укытучыга өйләнмим дип әйтә идем, - дип шаяртып сөйли йорт хуҗасы.
Яшьләр 1979 елда, Ильяс Җәмил улы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң гаилә коралар. Ул "Дума" совхозының баш инженеры булып эшли башлый. Ә 1996 елда аны горгазга эшкә чакыралар. Газлаштыру буенча бөтен проектлар аңа йөкләнә. Ул үзе йорт җиткезә, җиһазларны да үзе ясый. Гаилә башлыгы - агач остасы да, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, умартачы да, кыскасы, бар эшкә дә оста.
Тиздән балалары дөньяга аваз сала башлыйлар. Алар хезмәт сөючән, зыялы, булдыклы кешеләр буларак, балаларын да үзләренең шәхси үрнәкләрендә тәрбияләп үстерәләр. Йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, димәк, терлекләргә азыкны, печән-саламны да җитәрлек әзерләргә кирәк. Хуҗалык эшләрендә кызлары нык булышалар. Гаилә таң ату белән печән хәзерләргә кузгала. Бергәләп гектарлап чөгендер эшкәртәләр. Өлкән кызлары Гөлназ йортта, бакчада эшләсә, Гөлнара өйдә тәртип урнаштыра, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Төпчек кызлары Ләйсәнгә дә эш җитәрлек була - әнисенә булыша, әтисе белән гөмбә җыярга, балык тотарга йөри, хәтта умартачылык эшенә дә өйрәнә.
Сабировлар гаиләсендә нинди генә эш белән шөгыльләнмиләр. Җәен аларның йортлары чәчәкләргә күмелә, чит кешеләр аларның йортын хәтта музей белән дә бутыйлар икән. Хуҗабикәнең иң яраткан шөгыле - кулинария. Авылда тантаналарга гөбәдия, күпереп пешкән ипи, камыр ризыкларына заказны аңа бирәләр. Кызлары бәйлиләр дә, җырлыйлар да, шигырьләр дә язалар, аларны сәнгатьле итеп укыйлар да. Гаилә башлыгы исә - һәвәскәр балыкчы. Ә гаиләнең уртак мавыгуы - ул китап уку. Алар татар классикасын үз итәләр. М.Җәлил, Ф.Яруллин, Ә. Еники - аларның яраткан авторлары.
Гөлназ әнисенең балачак хыялын тормышка ашырган - Мәскәү фирмаларының берсендә баш хисапчы булып эшли. Гөлнара - "Шәһри Казан" гәзитенең баш мөхәррире. Ләйсән - ТНВ каналында тапшырулар алып бара. Димәк мөгаллимә әниләренең иҗади таланты кызларына да күчкән. Фәрбизә Сәмгетдин кызының мөгаллимлек эшчәнлегендә уңышлары да югары бәяләнгән, ул РФның гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев