Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ркыя Бикмурзина 90 яшьлек юбилеенда бары якты мизгелләрне генә искә алды

Тыл ветераны туган көнен туганнары һәм якыннары белән бергә билгеләп үтте.

Ул Татар Сөнчәле авылында туып үскән һәм гомер буе шунда яшәгән. Сугыш башланганда кызчык беренче сыйныфны гына тәмамлаган була.

Ркыя Хәсәнҗан кызы кечкенәдән колхозда бил бөгә, ашлык ташый, маллар көтә һәм башка күп кенә авыр хезмәтне башкарырга мәҗбүр була. Ләкин ул моңа һич кенә дә зарланмый.

–Чөнки заманасы шундый иде, барысы да шулай яшәде, тормышлар нык авыр иде, әмма без Туган ил хакына тырыштык. Хәзер исә күбрәк сугыш вакытында хәтердә калган күңеллерәк мизгелләр искә төшә, – ди Ркыя Хәсәнҗан кызы.

Ркыя Бикмурзина авылдашы Мөрсәлим Мөсәдыйк улына кияүгә чыга. Бикмурзиннарның бер-бер артлы Сания, Сәрия һәм Саҗидә исемле өч кызлары дөньяга килә.

– Әти-әни безне яратып, яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, безнең өчен дә вакытлары кала иде, рәхмәт аларга, – диләр кызлары беравыздан.

Кызларның икесе төньякта, Сургутта, өченчесе Түбән Камада яши. Бүген әбекәйнең балдан татлы өч оныгы, өч оныкчыгы бар. Тормыш иптәше белән алар 53 ел бергә матур гомер иткәннәр. Ир белән хатынга тормыш юлында күпне күрергә туры килә, Кемерово өлкәсендә шахтада эшлиләр, Казахстанда чирәм җирләрне күтәрәләр.

Балалары, оныклары Ркыя Хәсәнҗан кызы янына еш кайтып йөриләр, 9нчы дистәне тутырса да, әбекәй телефонны оста куллана, һәрчак элемтәдә. Шулай ук социаль хезмәткәр дә даими килеп ярдәм итә.

–Хөрмәтле Ркыя Хәсәнҗан кызы, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, – дигән теләкләрен җиткерде, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырганда.

Әбекәйне туган көне белән котларга килгән Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да җылы теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев