Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәркемгә үрнәк ил батыры

    Яңа Дума авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гобәйдулла Гизятовка 22 нче июньдә 90 яшь тулды. Хәтер көне уңаеннан районда үткәрелгән митингтан соң, район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хамидуллин, социаль яклау идарәсе башлыгы Наил Вәлиуллин һәм "Татмедиа" ОАО филиалы "Авыл таңнары" газетасының директор-редакторы Айдар Моратшин юбилярны тәбрикләү өчен,...

    Яңа Дума авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гобәйдулла Гизятовка 22 нче июньдә 90 яшь тулды.


    Хәтер көне уңаеннан районда үткәрелгән митингтан соң, район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хамидуллин, социаль яклау идарәсе башлыгы Наил Вәлиуллин һәм "Татмедиа" ОАО филиалы "Авыл таңнары" газетасының директор-редакторы Айдар Моратшин юбилярны тәбрикләү өчен, Яңа Дума авылына юл тоттылар. Район башлыгы Камил Гилманов Россия Федерациясе Президенты В. Путинның Котлау хатын укыды һәм ветеранга бүләк тапшырды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров юбилярга исәнлек-саулык, бәхетле имин картлык теләп, бүләк бирде.

    Ветеранны олы юбилее белән котларга дип, туган йортка Гобәйдулла бабайның балалары һәм оныклары җыелган, бәйрәм хөрмәтенә зур табын әзерләгәннәр. Фронтовик килгән кунакларга күңел түрендә уелып калган истәлекләрен сөйләде. Әтисен кулак дип атап, Себергә сөргәндә, Гобәйдулла әле кечкенә малай гына була. Әнисе өч бала белән кала һәм бу кайгыны күтәрә алмый үлеп китә. Унике яшьлек Гобәйдулла энесе белән сеңлесенә әти-әнисен алыштыра. 18 яше тулганчы шулай бергәләп гомер итәләр, тормышның бар авырлыгын нәни җилкәләренә салалар алар. 1942 нче елда 18 яшьлек егет фронтка китә. Якташабыз Украина, Молдавия, Румыния, Чехсловакия, Венгрияне азат итүдә катнаша. Ничә мәртәбә үлем тырнагыннан котылып кала ул.

    Бервакыт аны үлгәнгә хисаплап, туганнарына җибәрергә дип кара пичәтле хат әзерлиләр, бәхеткә Гобәйдулла исән булып чыга. Җиңүгә керткән өлеше өчен Гобәйдулла Гизятов ил башлыгы Сталинның, хезмәт иткән часть җитәкчелегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ветеранның күкрәген "Батырлык өчен", "Будапештны алган өчен", "Өченче дәрәҗә Дан ордены" һәм башка күп санлы медальләр бизи. Гобәйдулла Нәмәтулла улы-чын мәгънәсендә герой. Сүз аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында гына бармый. Илгә җиңү белән кайткач, ул балалар йортына озатылган энесе белән сеңлесен эзләп таба. Авылга кайткач, фронтовик егет күрше кызы белән матур гаилә кора, бергәләп алты бала үстерәләр.

    -Әти бүген дә безнең өчен үрнәк кеше. Ул һәрвакыт бала җанлы һәм хезмәт сөючән булды,-дип искә ала ветеранның олы кызы. -Без җитеш тормышта яшәсен өчен, ул эшкә барганчы иртән иртүк, кемгә булса да ярдәм итеп, акча юнәтә иде.

    Бүгенге көндә Гобәйдулла бабай кече улы тәрбиясендә яши. Авылда яшәүче икенче улы да һәрвакыт ярдәмгә килә. Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче кызлары, оныклары да дәү әтиләре янында еш кунак булалар, җәй көне йө бөтенләй тулып китә. Гобәйдулла бабайның балалары һәм оныклары әтиләре, дәү әтиләренең алар янәшәсендә булып исән-имин торуына бик сөенәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: