Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Республика конкурсында җиңүче булды

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров ел саен уздырыла торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында «Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керде.

Муниципаль берәмлек башлыгы бу бүләкне Муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясендә алды.

Бу конкурска тугыз номинация буенча 126 гариза бирелгән. Конкурска йомгак ясаганда, бәяләү критерийлары булып хисап чорында башкарылган эшләр, җитәкченең авылдагы үзгәрешләргә керткән шәхси өлеше турындагы мәгълүмат торды. Узган елда Яңа Ибрай авыл җирлегендә халыкның тормыш шартларын яхшырту, мәдәниятне үстерү, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ-геройлар истәлеген саклау буенча күп эшләр башкарылган. Конкурсның оештыру комитетында позитив үзгәрешләрне лаеклы бәяләделәр.

 

Фото: Яңа Ибрай авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев