Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район башлыгы Ватан Геройлары көнендә Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина янына килде

Камил Гилманов һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль бүлек җитәкчесе Елена Зайцева Валентина Сорокинага чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тантана сәбәпчесе кунакларны бик җылы каршы алды һәм бүләкләрне дә шатланып кабул итте. Бик тиздән ул 85 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк, ә аның артында вакыйгалар белән тулы озын тормыш юлы. Валентина Васильевна беркайчан да төшенкелеккә бирелми, әнисе аңа һәрвакыт: «Син минем үҗәт, нәрсә теләсәң, шуны эшли аласың», - дия торган була.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урман әзерләү эшләренә китә. Аннары дуңгыз фермасында эшли башлый, ул вакытта инде ул беркайчан да эштә куркырга түгеллеген аңлый. Тиздән аның хезмәт сөючәнлеге турындагы мактау сүзләр «Большевик» совхозы чикләрен узып, бөтен Аксубай районы буйлап тарала. Валентина исә елдан-ел үз алдына яңа бурычлар куя. Мисалга, сигезенче бишьеллык бурычларын ул өч ел ярымда башкарып чыга, шул вакыттан ук инде ул районның иң яхшы дуңгыз караучысы була. 9, 10 нчы бишьеллыкларда да тырыш хезмәт куя. 1985 елга кадәр ул туган совхозында дуңгыз караучы булып эшли. Ә аннары Аксубай дуңгызлар комплексы сафка бастырылгач, анда 1991 елга кадәр симертү цехында эшли.

Аның тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре санап бетергесез: 1971 елда ул –Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, 1973 елда Ленин орденына лаек була. Ә 1976 елның 23 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Социалистик Хезмәт Героена гөлләмә һәм бүләк тапшырды:

– Совхозда һәм дуңгызлар комплексында куйган фидакарь хезмәтегез, район данын еракларда танытканыгыз өчен Сезгә рәхмәт әйтәсе килә. Авыр вакытларда хезмәт куйдыгыз һәм район, илебез иминлеге хакына кулдан килгәннең барысын да эшләдегез, шуңа күрә бүген Сез яшьләр өчен үрнәк булып торасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев