Район башлыгы Елисей Тимирясовны Яңа ел белән котлады
Яңа ел алдыннан район башлыгы Камил Гилманов бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясовның хәлен белеште.
98 яшьлек ветеран 2021 елны сәламәтлек белән озатты.
–Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Совет, башкарма комитет исеменнән, бүген сезне кадерләгән барлык кешеләр исеменнән иң җылы котлауларны кабул итегез. Сез районда сугышта катнашкан бердәнбер кеше. Без сезгә сәламәтлек телибез. Сез бүген безне ничек шат күңел белән каршы алдыгысыз, 9 Май – Җиңү көнен дә, әлбәттә инде йөз яшьлек юбилеегызны да шулай исәлектә-саулыкта каршы алырга язсын. Үзегезне саклагыз, – дип теләде ветеранга район башлыгы.
Юбиляр үзен хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Чәй табыны артында район өчен елның ничек узуы турында сөйләштеләр. Ветеран Татарстанда, илдә һәм дөньяда барган барлык хәлләр белән бик кызыксына.
Елисей Мурзич тыныч вакытта аксубайлыларның берничә буынын укыткан, тәрбияләгән кеше. Ветеран сугыш вакытында госпитальдә дә үзенең укучыларын очратуын искә төшерде. Үзенең яңа ел котлавын да ул нәкъ менә үз укучыларына, педагогларга һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев