Һәр көнгә сөенеп яши
Бу көнне Алексеевка поселогында яшәүче Владимировлар йортында кеше күп иде.
Дүрт буын туганнары гаиләнең иң өлкән кешесенең юбилеена җыелдылар. Зур гаиләнең калган әгъзалары тантананы оештыру буенча мәшәкатьләнеп йөргән арада, вакыйга сәбәпчесе Пелагея Ивановна гаиләнең иң кечкенә вәкиле – дүрт айлык оныкчыгы Дима белән мәш килә. Аның өчен бу гадәти эш, чөнки ул күп балалы әни, 23 оныкның һәм шул ук күләмдәге оныкчыкларның әбисе!
Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Район, республика иминлеге өчен озак еллар хезмәт куйганы өчен рәхмәт сүзләре белән аңа чәчәк бәйләме тапшырды, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, район исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Әниләренә, әбиләренә балалары һәм оныклары сөенеп, горурланып карап утырдылар. Рәсми котлауларга Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк җитәкчесе урынбасары Валерий Ермолаев, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов кушылды. Алар ветеранга исәнлек-саулык, туганнары һәм якыннары янәшәсендә тагын да озын гомер итүен теләделәр.
– Бик зур рәхмәт. Сезгә дә сәламәтлек һәм бәхет телим! – дип белдерде юбиляр дулкынланып. Пелагея Ивановна үз яшенә күрә исәнлекле һәм хәтере дә бик әйбәт. Ул кунакларга үзенең тормышы турында сөйләде. Тумышы белән Иске Тимошкино авылыннан, әтисез үскән. Аның тормышында ачлык да, авыр хезмәт тә була. 13 яшеннән торф чыгару эшендә эшли.
Ул хәзергә кадәр урман әзерләгәннәрен, үгезләр су ягына тартмасыннар өчен, елга буйларыннан узганда малларның күзләрен бәйләп йөрүләрен яхшы хәтерли. Хәсрәтне дә күп кичерә әбекәй. Үзеннән өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән беррәттән колхозның бөтен авыр эшен башкарырга туры килә, чөнки әнисе авыр чирли. Йомшак күңелле кыз аны ничек тә булса сөендерергә теләп акча җыя һәм юрган сатып ала. Шатлыктан балкыган кыз әнисе өстенә йомшак җылы юрганны ябып куя, тик... икенче көнне әнисе вафат була. Гаиләдә бу вакыйганы һаман да елап искә алалар.
– Бик авыр вакытларны кичердек, - дип сөйли юбиляр. - Ә бүген мин һәр көнгә, балаларга һәм оныкларыма карап сөенәм.
Алар тормыш иптәше Виталий Иванович белән өч ул һәм биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Пелагея түти идән юучы булып эшли, һәр җәй чөгендер плантациясен эшкәртә.
- Балаларны да хезмәт белән тәрбияләдек, - ди ул. Бүген ветеран кече кызы гаиләсе белән яши. Яшәү шартлары - иң уңайлы. Өйдәге һәр кеше әбигә җылы мөнәсәбәттә. Шул ук бистәдә гаиләләре белән тагын ике кызы һәм бер улы яши –балаларын сагынып күңелсезләнергә урын юк аңа. - Безнең әни актив, позитив кеше, шаяртырга ярата, – ди кызы. – Без аның безнең арабызда озак гомер иткәненә бик бәхетле, ул үзенең оныкларын һәм оныкчыкларын күрә, ә без аның тормышын яхшырак, яктырак итәргә тырышабыз.
Фото Владимировларның гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев