Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Һәр көн өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый

Карасу авылында яшәүче хезмәт ветераны Халидә Камалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Иртәдән үк Камалиевлар йортында кеше күп иде. Бәйрәмгә балалары, оныклары, туганнары җыелды, рәсми кунаклар килде.

–Хөрмәтле Халидә Закир кызы, чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сез авыр тормыш юл үттегез, фидакярь хезмәт иттегез. Сәламәтлек, гаилә бәхете сезгә!

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыды, юбилярга чәчәк бәйләме, район исеменнән бүләкләр тапшырды. Ветеранны Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин да җылы котлады, изге теләкләрен җиткерде. Әбекәйне авыл китапханәчесе Гүзәл Вәлиуллина да тәбрикләде, озак елларга сәламәтлек теләде.

Йорт хуҗабикәсе кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Аның авыр язмышы турында балалары сөйләделәр. Аның бала чагын да сугыш урлый, әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Сигез балалы гаиләдә Халидә икенче бала була. Өченче сыйныфтан соң колхозда эшли башлый.

Буыннары да ныгып җитмәгән балалар олылар белән беррәттән авыр эш башкаралар, фермада хезмәт куялар, салам ташыйлар, җәй көне печән чабалар, урак уралар. Шулай итеп яшьлеге авыр хезмәт белән үтеп китә. Буй җиткәч, гаилә кора. Ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр (әбекәйнең бүген 12 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар). Колхозда сыер савучы, төрле эшче булып эшли, өйдә дә зур хуҗалык була. Авырлыклар алдында баш имиләр, хуҗалык мәшәкатьләрен икесе бүлеп башкаралар. Тормыш бер мизгел кебек уза да китә.

Бүген Халидә Закир кызы олы кызы Мәдинә һәм аның тормыш иптәше Рифкат гаиләсендә кадерле әни, яраткан әби булып гомер йомгагын сүтә.

– Туганнар белән тату, бердәм булып яшәү озын гомер һәм бәхет китерә, – ди ветеран. – Кайгыртулары өчен мин аларга бик рәхмәтле.

Ветеран һәр яңа туган көн өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып дога кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев