Һәр иртә чәчәкләрдән башлана
Ирле-хатынлы Григорьевлар 48 елдан артык бергә.
Аларның гаилә тарихы 1973 елда башлана, алар алтынчы сыйныфтан дуслашып йөриләр. Туйдан соң Галина белән Иван, яхшы тормыш эзләп, Себергә китәләр.
Әмма аларга шәһәр кешесе булып яшәү насыйп булмый. Көтмәгәндә Галинаның әнисе үлеп китә, озак та тормый әтисе дә дөнья куя. Ир белән хатын кече ватаннары Савруш авылына кайтырга карар итәләр, чөнки алты бала – Галинаның сеңелләре һәм энеләре ятим кала, әбисе дә өлкән яшьтә була инде. Ул вакытта Галина үзе дә бала көтә.
Ә Иван өчен әти-әнисенең үлемен кичергән хатынының ата-анасы нигезендә тынычлык табуы барыннан да мөһимрәк була. Ул вакытта алар иңнәренә тагын бер йөк төшүен – ятимнәрне аякка бастырырга кирәк булуын аңлап та бетермиләр, чөнки балаларның иң кечкенәсе Светланага нибары алты яшь кенә була.
Иван колхозда балта остасы, хатыны – пешекче булып эшли башлыйлар. Бер-бер артлы үзләренең дә өч балалары дөньяга аваз сала. Галинаның эне-сеңелләре дә буй җитеп, берсе артыннан икенчесе туган нигезләреннән китә башлый. Шул чакта ир белән хатын тагын бер катлаулы карар кабул итәләр –якыннары белән бергә булу өчен Яр Чаллы шәһәренә күченәләр. Иван заводка эшкә урнаша, агачтан төрле җиһазлар ясарга күнеккән куллары эш сменасыннан соң да тик тора алмый. Ул балконны җылытып, җиһазлар ясый башлый, чөнки авыр 90 нчы елларда, аш бүлмәсе өчен җиһаз түгел, урындык та табып булмый. Кул җылысы иңгән әйберләрне туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә, өй туйларында бүләк итеп, үзенең зур гаиләсен җиһазлар белән тәэмин итә, чөнки шул рәвешле булса да аларга ярдәм итәргә кирәк була.
Ә Галина эштә генә тәмле ризыклар пешерми, балаларына, эне-сеңелләренә өләшер өчен кышкыга төрле кайнатмалар, салатлар әзерли, алар өчен җаваплы булуын аңлый. Алар бүген дә һәр ятимгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.
Еллар узгач, Григорьевлар, Аксубайда йорт сатып алалар, чөнки үзләре тәрбияләп үстергән өлкән балалары биредә яши торган була.
Тик аларны йөрәкләренә якын булган почмак үзенә тарта һәм алар Васильевка авылына, Галинаның әти-әнисе нигезенә кайталар. Иванның алтын куллары йортка нур өсти, остаханә төзиләр, бакчаны тәртипкә китерәләр. Галина кайткан һәркем ата-ана нигезенең җылысын тойсын өчен, өйдә уңайлылык тудыра.
– Безгә беркайчан да авыр булмады, – диләр ир белән хатын, – чөнки без һәрвакыт бергә иңгә-иң куеп эшләдек, вазыйфаларны бүлешмәдек.
Һәр көнне диярлек йорт хуҗасы Иван урманга, коры-сары әзерләргә йөри. Ә Галина иртәне балалары, эне-сеңелләренең исәнлеге өчен дога кылудан башлый. Иртәнге аш белән бергә төшке ашны да әзерли, чөнки ул кем дә булса барыбер кайтып керәчәген белә, ә бит аларның ишекләре һәрчак ачык, ата-ана һәрвакыт балаларны көтә.
Григорьевлар гаиләсен авыл халкы киң күңелле һәм кунакчыл булганнары өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр. Галина дус хатыннары белән сөйләшеп утырсын өчен, Иван беседка ясаган, ишегалды чәчәкләргә күмелеп утыра. Тик хуҗабикә һәр иртә ире Иван бүләк иткән кыр чәчәкләрен күбрәк ярата икән. Гомер буена бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәү бәхет түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев