Педагогика ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Гыйнвар ае Аксубайда яшәүче Зинаида Тимофеевна Янилкина өчен истәлекле булды.
Ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей көнендә аның янына шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров килде. Ул әбекәйгә район җитәкчелеге котлауларын, Россия Президенты исеменнән тәбрикләү телеграммасын ирештерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Телефон аша юбилярны мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котлады.
Зинаида балачактан ук укытучы булырга хыяллана, мәктәптән соң Аксубай педучилищесына укырга керә. Белгечлек буенча укуның беренче елы Җиңү алып килгән 1945 елга туры килә.
90 еллык тормыш юлында күпне күрергә туры килсә дә, юбилярның бүген дә хәтере яхшы. Сугыш чорын күз яшьләрсез генә искә алмый ул.
Зинаида Тимофеевна студент чакта ярым ач килеш җылытылмый торган бинада ничек укуларын, мәктәп ашханәсе өчен төркем белән, чиратлап утын әзерләүләрен хәтерендә яңартты. Абыйсы Володя (Владимир Тимофеевич Убейкин да – педагогика ветераны) белән өйгә кайткач, сәгатьләр буе мичне кочаклап җылынуларын әле дә онытмый.
– Безгә җиңелрәк иде, өебез дә, сыерыбыз да бар иде. Сыер асрарлык мөмкинлек камагач, кәҗә алып кайттык. Ә менә интернатта яшәүче кызлар укудан соң, кабат салкын бүлмәләргә кайталар иде, – дип күз яшьләрен сөртә Зинаида Тимофеевна. – Мичне үзләренә ягып җылытырга, үзләренә пешерергә туры килде. Дус кызым Самара өлкәсеннән иде. Өйдән ул киптерелгән бәрәңге кабыгы белән посылка алды. Әтисе: аны он итеп уып, көн саен аш пешкән казанга берәр кашык кына салып пешер, шулай эшләсәң, каникулга кадәр җитәр, дип хат юллаган иде.
Педучилищены тәмамлагач, Зинаида Тимофеевна Красноармейск(Чистай) районында чуаш теле укыта. Район мәгариф бүлегеннән ачык дәрескә килгән комиссия перспективалы педагогны күреп ала һәм аңа педагогика институтына укырга керергә тәкъдим итә. Педагог бу биеклекне дә яулый – чуаш теле укытучысы дипломы белән Аксубайга, үзе белем алган педучилищесына укытучы булып эшләү нияте белән кайта. Әмма ул вакытта инде ул педучилище ябылган була.
Зинаида Тимофеевна, параллель рәвештә өч сыйныф алып барып (авыл мәктәпләрендә укучылар аз булу сәбәпле, бу – гадәти практика була), 17 ел буе Ким мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Зинаида Тимофеевна 9 ел Яңа Аксубай мәктәбендә балалар укыткан, Аксубай урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып та эшләргә туры килгән аңа.
Юбилярның ире – Михаил Алексеевич та педагог белемле була, әмма мәктәптә озак эшләргә туры килми, комсомол юлламасы буенча КамАЗ төзелешенә китә. Ә ай ярымнан соң эштә инсульт була, һәм Зинаида Тимофеевна аралары бер генә яшь булган ике кызы – Ирина һәм Нина белән ялгызы кала. Кызлары яшь ана өчен тормыш мәгънәсе була, алар иртә хезмәткә өйрәнә, мәктәптә яхшы укыйлар, икесе дә педагогика институтын тәмамлаганнар. Ирина Михайловна Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, ә Нина Михайловна Чистай районында педагог булып эшли.
Юбиляр үзе дә лаеклы ялда булган кызы Ирина гаиләсе белән яши. Алар икесе дә ирекле ярдәмчеләре булуына сөенеп туя алмыйлар – күптән түгел үзләре эшләп чыккан мәктәптән килгән волонтерлар өй тирәсен кардан чистартуда булышканнар.
–Янәшәдә игелекле һәм битараф булмаган кешеләр күп, – ди Ирина Михайловна. – Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, һәркайда булышалар. Күптән түгел социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идем, Ольга Миронкина социаль хезмәткәр белән проблеманы оператив рәвештә хәл итте, әбине ялгызы гына калдырып булмый, безгә Наташа Землемерова бик булыша – азык-төлек тә, дарулар да алып килә.
Ә Зинаида Тимофеевна медикларга рәхмәт белдерүне сорады.
–Минем кан басымы бик еш күтәрелә, ашыгыч ярдәм чакыртабыз. Бик тиз килеп җитәләр. Фельдшер Вадим Жирновка һөнәри осталыгы һәм сизгерлеге өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, – ди юбиляр. – Мондый кешеләр ярдәмендә картлык та куркыныч түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев