Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озын гомерле булуның сере – хезмәт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Аксубайда яшәүче Фатыйма Зәйниева 95 яшьлек юбилеен якыннары һәм туганнары белән бергә билгеләп үтте.

Аны юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов шәхсән котлады, Ил башлыгының тәбрикләү юлламасын ирештерде, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды.

Аксубай кешеләре ачык йөзле, күтәренке күңелле Фатыйма Гайнетдин кызын яхшы беләләр, гәрчә әбекәй кече ватанына 1994 елда гына әйләнеп кайтып, яши башласа да.

Юбиляр бик актив, аралашучан, аның төрле яшьтәге дуслары күп. Карасуда туып-үскән Фатыйма 15 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китәргә теләсә дә, яше җитмәү сәбәпле алмыйлар. 1942 елда кыз Ревдага, эвакуацияләнгән хәрби завод янында окоп казырга китә.

– Авыр елларда куйган фидакарь хезмәтегез өчен Сезнең алда баш иябез. Сез Ватанга хезмәт итү үрнәге, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Сугыш барган чорда Фатыймага хезмәт отрядында эшләргә туры килә. Сугыштан соң туган нигезенә әйләнеп кайта һәм янә колхозда эшли башлый. Юбиляр әйтүенчә, сайлау мөмкинлеге булмый. Әтиләрен чын мөселман буларак, диненнән баш тартмаганы өчен төрмәгә утыртканда, әниләре өч бала белән кала. Әнисенә матди ярдәм итәр өчен, Фатыйма башта – торф чыгаруда, ә аннары Кемерово шахталарында хезмәт куя.

– Тормыштан беркайчан да, бернинди могҗиза көтмәдем. Һәрвакыт алдынгы хезмәткәрләр арасында булдым, – дип искә ала юбиляр. – Аның хезмәт биографиясендә 43 еллык хезмәт стажы бар, шуның 34 елын ул төньякта эшләгән.

Фатыйма Гайнетдин кызына Украинада төзүче булып һәм туган колхозында төрле эшләрдә эшләргә туры килгән. Ә хезмәт биографиясенең төп өлеше Кемерово өлкәсендә үткән, алар анда туйдан соң ире белән киткәннәр. Кайда гына эшләсә дә, аның фотографиясе һәрвакыт Мактау тактасында була. Юбиляр 69 яшенә кадәр эшли һәм шуннан соң туган авылы Карасуга кайтып, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Фатыйма Гайнетдин кызы туганнары, бертуганнарының балалары белән җылы мөнәсәбәттә яши. Читтә яшәгәндә ул аларга һәрьяклап ярдәм иткән. Кемероводан кием-салым, күчтәнәчләр алып кайтканын, посылка белән салганын искә төшерде ул.

Бүген әбекәй улы Равиль белән яши, ә беләгендә көче ташып торганда ярдәм иткән туганнары – аның терәге. Ул бүген дә тормыш сөючән. Юбиляр озын гомерле булуның төп сере – хезмәт һәм сәламәт яшәү рәвеше дип саный, чөнки яшь чагында ул йөгерү һәм велоспорт белән шөгыльләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев