Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озын гомер – үзе зур бүләк

Татар Сөнчәлесе авылында гомер итүче Мингаян Мингатинага 90 яшь тулды.

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел.

Мингаян әбине нәкъ шушы олы юбилее 90 яшьлеге белән котларга якыннары җыелды, районнан рәсми вәкилләр килде.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Мингаян Мингать кызын юбилее белән җылы котлады, Ил башлыгы Владимир Путинның котлау юлламасын укыды, гөлләмә, район җитәкчелегенең бүләкләрен тапшырды. Ветеранны туксан яшьлек туган көне белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да чын күңелдән тәбрик иттеләр.

Бу көнне Мингатиннар өендә мул табын артында җыелган ветеранның туганнары, якыннары, күршеләре әбекәйгә изге теләкләрен белдерделәр, аңа игътибар һәм хөрмәт күрсәттеләр. Мингаян әбинең юбилей тантанасында Татар Сөнчәлесе авыл ветераннар советыннан да вәкилләр катнашты, шулай ук авылның имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сәйфетдинов та килде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, өлкәннәргә кайгырту күрсәтү йөзеннән, Аллаһы Тәгаләдән тантана гаеплесенең исәнлеген-саулыгын сорап, изге догаларын укыды, йортына иминлек теләде.

Мингаян әби авылда хөрмәтле кеше. Ул шушы авылда туып үскән һәм аның гомер юлы да шунда узган. Авыл егетенә кияүгә чыккан, ике балага гомер бүләк иткән, фермада бозау караучы, колхозда төрле эшләрдә армый-талмый хезмәт куйган, тормыш арбасын җигелеп тарткан. Шулай килеп чыга шул инде, улы мәңгелеккә күчә. Нәсел дәвамчысы булып кызы кала.

Әбинең өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Кызы Аксубайда яшәсә дә, әнисе янына еш кайтып йөри, әби үзе дә кунакка килгәли.

– Әнине ничек кенә үзебезнең янда яшәтергә тырышсак та, ул һәрчак туган нигезенә ашыга, – ди кызы Нәфисә. – Ул янәшәбездә булганда безнең күңелебез тыныч, әлбәттә, тик килеп озак тормый, кайтам дия башлый.

Ә авылда ветеран социаль хезмәткәр Рәзилә Әхмәтсафина тәрбиясендә. Егерме елдан артык инде әбекәй социаль хезмәткәр карамагында. Бу тарих әле алга таба да дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X