Озын гомер - язмыш бүләге
Карасу авылында яшәүче Хәдичә әби Гыйниятуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Язмыш Хәдичә әбине озын гомер белән бүләкли. Үзенең туксан яшьлек юбилеен да ул 92 яшен узып баручы тормыш иптәше белән янәшә, балалары, оныклары, якын туганнары арасында билгеләп үтте.
Үз гомерендә әбигә бик күп сынаулар кичерергә туры килгән. Ул гаиләдә өлкән бала. Әтиләре сугыш башланган елны ук фронтта һәлак була. Ул чакта кызга бары тик унике яшь була. Шул яшьтән әнисенә үзеннән кечкенә балаларны аякка бастыруга зур ярдәм итә, алар ачлыктан үлмәсен өчен бөтен көчен эшкә багышлый. Олылар белән янәшә колхоздагы барлык эшне башкара: кырда да, ындыр табагында да хезмәт куя, урман кисү эшендә дә катнаша.
Сугыштан соң авыл егете Идиятуллага кияүгә чыга. Ул колхоз бригадасында төзүче булып эшли.
Гиниятуллиннарның тату гаиләсендә ике малай һәм дүрт кыз туып-үсә. Авылда алар гаиләсе үрнәк гаиләләрдән санала. Әти-әниләре үрнәгендә балалары да тырыш һәм эш сөючән булып үсәләр. Әтиләре балта остасы буларак, көндәлек тормышта кирәкле барлык әйберләрне үзе ясый. Хәдичә һәм Идиятулла Гиниятуллиннар бергә иңгә-иң 70 ел яшиләр.
– Без Аллаһ Тәгаләгә әти-әниләребезнең безнең яныбызда булганнары өчен чиксез рәхмәтле. Аларның безне елмаеп каршы алулары, барлык борчуларны юып ала. Без хәзер үзебез дә олы яшьтә, әмма әти-әниләрнең киңәше, үгет-нәсихәте безгә һаман да кирәк, - дип сөйли балалары.
Бүгенгесе көндә балалары әти-әниләренә терәк һәм ярдәмче булып торалар. Әниләренең юбилейларына да барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелып зур бәйрәм оештырганнар.
Хәдичә Гиматдиновнаны котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде. – Сезгә ихлас күңелдән озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет, иминлек телим,- дип котлавын җиткерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды һәм чәчәк гөлләмәсе, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Юбилярны шулай ук районның социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина, Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин да котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев