Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озын гомерлеләр нәселеннән

Иске Татар Адәмсуы авылында гомер кичерүче Гасимә Хәммәдиева яңа елның беренче көнендә туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары белән бергә әбине туксан биш яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина килделәр, аңа иң...

Иске Татар Адәмсуы авылында гомер кичерүче Гасимә Хәммәдиева яңа елның беренче көнендә туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары белән бергә әбине туксан биш яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина килделәр, аңа иң изге теләкләр генә теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Гасимә Нәүмәт кызы Татар Ялтаны авылында туа, Татар Адәмсуы авылы егетенә кияүгә чыга. Беренче ире вафат була. Сугыштан соң фронтовик Шәрәфетдин белән гаилә каралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буена колхозда хезмәт куялар.

Гасимә ханым элек балаларына барып кыш чыкса, менә ике ел инде кышны үз нигезендә үткәрә. Күршеләре Саимә белән Зәмирә апалар һәрвакыт кереп хәлен белеп торалар. Балалары аның өчен өйдә барлык уңайлыкларны да тудырганнар, алар да атна саен кайтып торалар.

-Мин озын гомерлеләр нәселеннән, - дип сөйли Гасимә әби, әти белән әни дә туксан җиде яшькә җитеп вафат булдылар. Сезгә дә исәнлекле озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев