Озак яшәүнең сере - игелекле булуда
Татар Сөнчәлесе авылында гомер итүче Минсара Җиһангировага туксан биш яшь тулды.
Ветеранның тормышы тырыш хезмәт, сынаулар һәм авырлыклар белән үрелеп барган. Аның турында авылның ветераннар советы рәисе Фәридә Мифтәхова бәян итте.
– Сугыш елларына туры килгән ачлык- ялангачлык, кыенлыклар Минсара Хамәтгалим кызы гаиләсен дә читләтеп үтми, – дип сөйләде ул. – Ике абыйсын фронтка озата (берсе кире әйләнеп кайтмый).
Колхозда хезмәт куя, сөрә, чәчә, язын чабатадан су ерып Нурлаттан орлык ташыйлар. Сугыштан соң Красноярскта дүрт ел төзелештә эшли. Авыру әнисен карар өчен авылга кайта. Минсара апа үзенең гомерен әнисен тәрбияләүгә багышлый. Гаилә кора алмый. Ир туганнарының балаларын тәрбияләп үстерешә. Олыгайгач та алар турында кайгыртып яши. Ул – бик игелекле, ярдәмчел һәм позитив кеше. Без аның озак яшәвенең серен шунда күрәбез.
Ир туганнары аңа өй салып бирәләр, ветеран бүген дә шунда яши. Минсара Җиһангировага хуҗалык эшләрендә социаль хезмәткәр Рәзимә Әхмәтсафина ярдәм итә. Авылда аның турында – изге күңелле, эшне җиренә җиткереп башкара торган хезмәткәр, дип сөйлиләр. Ул бүген – өлкән яшьтәге ханымның ышанычы һәм терәге. Шулай ук күршесе Альбина Абдрахманова, Сибгатуллиннар, Вафинннар гаиләләре, башка авылдашлары да Минсара апаның хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Димәк, Минсара апа – ышанычлы кулларда.
Юбилей көнендә Минсара Җиһангировага котлау миссиясе белән рәсми затлар килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин бәйрәм гаеплесен истәлекле туган көне белән җылы тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, район исеменнән бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да ветеранны кайнар котладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев