Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Өстәлдә һәрвакыт ризык, өйдә җылы булуын тели

Юбиляр Анастасия Анищенко күңел халәтенең яшькә бәйле түгеллеген үз үрнәгендә күрсәтә. Ул 90 яшендә дә кызлар кебек күтәренке кәефле, йөгереп кенә йөри.

Анастасия Никифоровна 1930 елның 22 ноябрендә Түбән Баланда авылында дөньяга килгән. Евдокия Васильевна һәм Никифор Гаврилович Шугаевлар гаиләсендә ул бердәнбер кыз бала була.

Абыйлары Аркадий һәм Николай сеңелләре Анастасияне кадерләп кенә үстерәләр. Әтиләре – Никифор Гаврилович кызчыкка 10 яшь булганда дөнья куя. Шугаевларның балалары авыр хезмәтне кечкенәдән татып үсәләр.

Анастасия Никифоровна башлангыч мәктәпнең нибары ике сыйныфын гына тәмамлаган. Алга таба укырга мөмкинлек булмый. Сугыш башлану белән балаларга башка эш-мәшактьләр йөкләнә.

Туган көнендә, зур бәйрәм табыны артында утырганда, Анастасия Никифоровна ул чакта ничек укырга, белем алырга теләвен исенә төшерде. Мәктәпкә йөрү өчен рәтле аяк киеме булмаганга да бик озак кайгыра ул. Сугыш вакыты, илдә ачлык-хәерчелек хөкем сөрә.

– Миңа әнигә булышырга кирәк иде. Өстәлдә һәрвакыт ризык, өйдә җылы булуын теләдем. Шуңа күрә эшкә киттем дә, – дип сөйли бәйрәм сәбәпчесе.

Анастасия әнисе Евдокия Васильевна белән колхозда эшли. Алар урак белән иген уралар, үгезләр җигеп су, урман ташыйлар. Кыз төзелештә эшләүдән дә курыкмый. Буй җиткәч, Мәскәүгә торф чыгару эшләренә китә.

Берникадәр вакыттан соң Анастасия туган авылына әйләнеп кайта. Аулак өйләрнең берсендә күрше Яңа Александровка авылы егете Михаил белән танышып китәләр, аның белән тормыш коралар. 1958 елда яңа гаилә туа.

Анищенколар биш балага – дүрт малай һәм бер кызга тормыш бүләк итәләр. Анастасия Никифоровнаның 10 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Бәхетле әби өйдә тыныч кына утыра белми. Ул һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле. Урамнан саф һава сулап керүдән дә иренеп тормый. Әбекәй лаеклы ялга чыкканчы «Баланда» совхозында савымчы булып эшләгән.

Юбилярны туган көне белән котларга балалары, оныклары җыелды, җирле хакимият вәкилләре дә килгән иде. Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев бәйрәм сәбәпчесен фидакарь хезмәте өчен ихластан тәбрикләде, ире Михаил Антоновичны да игътибарсыз калдырмады. Шул көннәрдә генә аңа 89 яшь тулган.

– Сезгә бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Сезнең гомер юлыгызда нинди авырлыклар, михнәтләр күрүегезне күз алдына да китереп булмый. Икегезгә дә ныклы сәламәтлек телим. Киләсе елда Михаил Антоновичның 90 еллык юбилеен бергәләп бәйрәм итәргә насыйп булсын, – дигән теләкләрен җиткерде авыл җирлеге башлыгы һәм Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау телеграммасын ирештерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев әбекәйне телефон аша котлады. Киләсе юбилеенда Анастасия Никифоровнага котлау сүзләрен шәхсән әйтергә өметләнүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев