Аксубаево
  • Рус Тат
  • Орденга лаек шәхес

    Аксубай районы Яңа Думадан сугыш ветераны Мидхәт Гәрәй улы Фәизов күргән михнәтләр әллә ничә орден белән бүләкләүгә лаек. Ветеранның Ватан алдындагы казанышлары хакында күп нәрсә сөйли. Аны 90 яшьлек юбилее белән котлап район башлыгы Камил Гилманов килде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын укыды, район җитәкчелеге исеменнән бүләк...

    Аксубай районы Яңа Думадан сугыш ветераны Мидхәт Гәрәй улы Фәизов күргән михнәтләр әллә ничә орден белән бүләкләүгә лаек.


    Ветеранның Ватан алдындагы казанышлары хакында күп нәрсә сөйли. Аны 90 яшьлек юбилее белән котлап район башлыгы Камил Гилманов килде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын укыды, район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

    Кайчандыр аның әтисе Гәрәй Фәизовның хуҗалыгы аякта нык тора, шуңа да аны кулак дип санап, гаиләсен таркаталар. Яшәү, салымнар түләү өчен акча табу нияте белән Мидхәт Севастопольга китә. Сугышны да ул нәкъ менә шунда каршылый. Дошман авиациясе беренче бомбаларын шунда ташлый.

    Мидхәт иптәшләре белән баракта яши, елга портында эшли. Бөтен шәһәр аякка баса, унҗиде яшьлек Мидхәтне армиягә алмыйлар. Кызы Гөлия әйтүенчә, әтисен партизаннар отрядына билгелиләр. Үз яшенә караганда күпкә яшьрәк күренсә дә, чандыр гәүдәле егет, алама киемнәргә киенеп, разведкага йөри һәм кирәкле мәгълүматны командирларга җиткерә. Партизан буларак, ул дошманнарның юлларын кисә, күперләрне шартлата.

    - Командирлар миңа, берәр нәрсә була калса дип, булавка бирделәр, куркыныч килеп туса, мин аны ачып, йотарга тиеш идем, - дип сөйли балаларына һәм оныкларына Мидхәт Гәрәй улы.

    Партизан отряды белән ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, Сиваш күлен кичә, Бакчасарайда дошманнан җиләк-җимеш бакчасын саклап кала. Чираттагы бомбага тоту барышында Мидхәт контузияләнә, аннан соң ул Татарстанга кайта, хәрби комиссариатта теркәлә һәм яңадан фронтка китә.

    -Партизан буларак, аның сөйләүләре буенча, әти әллә ничә орденга лаек кеше, - дип сөйли Мидхәт аганың кызы Гөлия. - Кызганыч, моны документлар белән раслау мөмкин түгел. Ул чакта әти балигъ булмаган булып санала. Мидхәт ага Владивостокта диңгез яр буе пехотасы гаскәрләрендә хезмәт итә. Ул Япония белән сугышта катнаша һәм өенә 1947 елда гына кайта.

    Гөлия Мидхәтовна әтисе белән әнисенең фоторәсемен күрсәтә - яшь Мидхәт Гәрәевичның күкрәген медаль бизи тик фотога төшерүче рәсемне сыйфатсыз ясаган, менә шуның өчен медаль күренми дә диярлек.

    Профессор, филология фәннәре докторы, КФУ ның өлкән укытучысы Гөлия Мидхәтовна гаделлекне торгызырга тели.
    Сугыштан соңгы елларда Мидхәт Гәрәй улы балта остасы булып эшли. Бар эшкә дә оста ир - мич сала, авылда бер дигән бакча утырта, умартачылык белән шөгыльләнә. Сигез баласына да тормыш иптәше Минзифа белән, тиешле тәрбия бирәләр. Менә берничә ел инде Мидхәт Гәрәй улы тол яши. Сугыштан соңгы авыр еллар да, тормыш михнәтләре, улын, тормыш иптәшен югалту да аны сындырмый, сыгылдырмый, Мидхәт ага бүген дә үз аягында йөри, мал-туар карый. Бабай бүген дә илдә барган вакыйгалардан хәбәрдар. Украинадагы хәлләр аны аеруча борчый.

    -Ил белән идарә итүчеләргә Ходай Тәгалә акыл-тәүфыйк бирсен иде, - дип сорый әти, - ди Гөлия апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: