Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Оныкчыклары өчен үрнәк

Мюд авыл җирлеге территориясендә 90 яшькә җиткән кешеләр – бармак белән генә санарлык.

Күптән түгел Анастасия Мурзагильдина да алар исәбенә керде. Бу уңайдан ветеран йортында бәйрәм уздырдылар. Өлкән буын вәкилен бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров килде.

– Хөрмәтле Анастасия Ивановна, район җитәкчелеге исеменнән котлауларны кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм гаеплесенә. – Сезнең буын вәкилләре тормышның бөтен авырлыкларын кичергән, исәнлекләрен һәм көчләрен кызганмыйча хезмәт куйган. Сезнең фидакарь хезмәтегез – яшь буын өчен үрнәк. 

Башкарма комитет вәкиле РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова, Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да ветеранны юбилей датасы белән тәбрик иттеләр.

Анастасия Ивановнаның оныкчыклары әлеге тантаналы вакыйга шаһитләре булдылар. Алар әбиләрен котлауларын, аның хезмәт батырлыкларын билгеләп үтүләрен кызыксынып карап тордылар. Котлау мизгелләре оныкчыклары хәтерендә мәңгегә сакланып калачак, чөнки бу – үзенчәлекле тарих дәресе, җәмгыять иминлеге өчен фидакарь хезмәтнең – югары бүләккә лаек булу үрнәге.

Анастасия Ивановна Мюд авылында туып үскән. 12 яшьтән колхозда эшли башлаган – өлкәннәр белән авыр эшләрне башкарган, печән ташыганнар, уңышны җыеп алганнар. Сарык фермасында да, мәктәптә җыештыручы булып та хезмәт куйган. 1950 елда Николай Васильевич белән гаилә корганнар, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген аның 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Пенсионер әби улы Аркадий гаиләсендә гомер итә. Мурзагильдиннар гаиләсенең яшь буыны әбиләре белән аралашып, әйләнә-тирәдәгеләрнең аны хөрмәт итүләрен күреп үсә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев