Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Оныклар янәшәсендә

Мәрбия Хөснелгата кызы Гәрәева-Яңа Кармәт авыл җирлегенең иң өлкән кешеләренең берсе. Күптән түгел аңа 95 яшь тулды. Үзенең юбилее көнендә ул, туганнарыннан тыш, район җитәкчелеге-район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, Социал яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллинны, җирлек башлыгы Илнур Шакировичларны каршы алды. Мәрбия әби бик тә кунакчыл, аралашучан ханым. Кунакларга ул...

Мәрбия Хөснелгата кызы Гәрәева-Яңа Кармәт авыл җирлегенең иң өлкән кешеләренең берсе.

Күптән түгел аңа 95 яшь тулды. Үзенең юбилее көнендә ул, туганнарыннан тыш, район җитәкчелеге-район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, Социал яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллинны, җирлек башлыгы Илнур Шакировичларны каршы алды.
Мәрбия әби бик тә кунакчыл, аралашучан ханым. Кунакларга ул туган колхозда үткән матур яшьлеге турында сөйләде, авыл мәктәбендә идән юучы булып эшләгән чакларын да искә алды. Ишле гаиләгә әни булганга, аңа хуҗалыкта да күп хезмәт түгәргә туры килә. Авыл халкы таңнан алып кичкә кадәр эшләргә өйрәнгән бит инде, өстәвенә, алты баланы аякка бастырырга кирәк була. Бөтен эштә дә аңа, хәзер инде мәрхүм тормыш иптәше Баригәрәй һәм улы ярдәм итә. Хәзер кече улы Азатның гаиләсе Мәрбия әбинең ныклы терәге.

Юбиляр тирәсендә оныклары Алсу һәм Илзия, оныгының хатыны Альбина мәш килеп, табын көйләп йөрделәр. Алар Мәрбия әбинең, олы яшьтә булуына карамастан тынгысыз булуын, соңгы өч елда гына йортта һәм бакчадагы эшләрне балаларына тапшыруын сөйләделәр.

-Без әбине бик тә яратабыз, барыбыз да аның янәшесендә үстек. Мәрбия әбинең унбиш оныгы бар.
-Бу гаиләгә мин ике ел элек килен булып төштем. Барлык туганнары да әбине якын күрә, хөрмәт итәләр, ул да аларны ярата, һәммәсенең исемнәрен белә, - дип сөйли оныгының хатыны Альбина. - Әбиебезнең егерме оныкчыгы һәм оныкчыкларының дүрт бәбие бар.

-Әлбәттә инде, әнинең язмышы җиңел булмаган, - дип сөйли Мәрбия әбинең мәктәптә эшләүче улы Азат.- Әти белән алар һәрберебезгә лаеклы тәрбия һәм белем бирделәр һәм без аларга моның өчен мең-мең рәхмәтле.
Юбиляр әби исә, котлауларны кабул иткәннән соң, оныклары белән фотога төшүгә рәхәтләнеп ризалашты. Ә алар, балачактагы кебек үк, иң якын кешеләренә якынрак утырырга, аның күңел җылысын тоярга теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев