Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әниләр-кызлар: Фәридә Шакир кызы Мифтәхова, мөгаллимә

    Елмаюлар, чәчәкләр, кояш нурлары белән җылытылган язның беренче бәйрәме хатын-кызлар көне алдыннан без төрле тармакларда район иминлеге өчен хезмәт куйган хатын-кызлар турында сөйләргә булдык, моңа өстәп алар - менә дигән әниләр, гаилә учагын саклаучылар, тугры тормыш иптәшләре, үз эшләренең осталары, җәмәгать эшендә актив катнашучылар. Кызлары да әниләре эзеннән киткән. Иске...

    Елмаюлар, чәчәкләр, кояш нурлары белән җылытылган язның беренче бәйрәме хатын-кызлар көне алдыннан без төрле тармакларда район иминлеге өчен хезмәт куйган хатын-кызлар турында сөйләргә булдык, моңа өстәп алар - менә дигән әниләр, гаилә учагын саклаучылар, тугры тормыш иптәшләре, үз эшләренең осталары, җәмәгать эшендә актив катнашучылар. Кызлары да әниләре эзеннән киткән.


    Иске Мокшино мәктәбендә 38 ел укытучы булып эшли. Хәзер лаеклы ялда.

    "Хатын-кызның бәхете җимеш агачына тиң, ул чәчәк ата һәм барсын да куандырып җимешләрен китерә, ул үзе дә ярата, аны да яраталар" - дип саный ул. Фәридә Шакировнаның кызы - Гүзәл Фәсхетдин кызы Шәрәфетдинова В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбендә 20 ел дәверендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

    "Хатын-кыз бәхетен мин күп нәрсәдә күрәм. Минемчә бу сине һәрвакытта да аңлый, яклый алган яраткан тормыш иптәшеңнең янәшәңдә булуы. Хатын-кыз бәхете - ана булуда, сәламәт, тәрбияле балалар үстерү, аларның уңышларына куану. Моңа өстәп, үзең яраткан, кызыклы эшең булу".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: