Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әнигә ихлас ярату белән

Яраткан балаларың һәм оныкларың әйләнәсендә яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр, мөгаен

Яңа Тимошкинодан Полина Николаевна Чудиновага мондый бәхет елмайган. Бу көннәрдә аңа 85 яшь тулды. Бу аның күпсанлыр гаиләсе өчен зур бәйрәмгә әверелде. Мондый яшьтә сәламәт һәм үз акылыңда булу һәркемгә дә насыйп түгел. Якыннары бәхетенә, Полина Николаевнаның бу планда барысы да яхшы. Ул тормыш юлындагы аерым мизгелләрне яхшы хәтерли. Сергеевка поселогында туып үсә. Бишенче сыйныфка кадәр белем алганнан соң, колхозда эшли башлый. Көлтә бәйлиләр, ындыр табагында ашлык суктыралар.

– Мин күбрәк атлар белән эшләргә ярата идем, – дип искә алып сөйли ветеран. – Ат белән ашлык ташыдым. Тормыш юлында бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Без, буыннары да ныгып җитмәгән кызларны, башка районга урман хәзерләү эшләренә җибәрделәр, бик авыр иде.

1954 елның язында ул Яңа Тимошкино авылы егете Виталий Максимович Чудиновка кияүгә чыга. Туйдан соң күп тә үтми ирен армиягә алалар. Өч ел хезмәт итеп кайтырга да өлгерми – тракторчыга укырга җибәрәләр. Алга таба хисапчы һөнәрен үзләштерә. Аннан соңгы елларда төрле вазифаларда хезмәт куя – баш хисапчы, колхозда бригадир, пенсиягә чыгар алдыннан почта бүлегендә эшли.

Полина Николаевна озак еллар фермада эшләгән, алдынгы савымчы булган, аның терлекчелек тармагын үстерүгә керткән хезмәте район, республика дәрәҗәләрендә билгеләп үтелгән. Тормыш иптәше белән илле елдан артык гомер иткәннәр, сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаиләдә үзара аңлашу, татулык хөкем сөрә, уллары һәм кызлары тормышта уңышларга бары тик тырыш хезмәт белән генә ирешеп буласын яшьтән үк аңлап үскәннәр.

Әниләре сөенеченә балалары тормышта үз урыннарын тапканнар, үзләре дә әби-бабай булганнар инде. Полина Николаевнаның бүген 12 оныгы, 11 оныкчыгы. Гаилә хуҗабикәсе авылга хас йола буенча төпчек улы Вячеслав гаиләсендә яши. Улының да өч баласы шушы өйдә туып үскән, өлкәннәре - студентлар, кечкенәсе мәктәптә белем ала. Улы белән килененә дә балалар тәрбияләшергә ярдәм иткән, бүген оныкларының уңышларына чын күңеленнән куана. Ике кызы – Алевтина белән Сильвия дә гаиләләре белән бу авылда яшиләр. Өлкән улы Юрий, кызлары Вера белән Любовь каладан әниләре янына кунакка кайтып йөриләр.

Ветеран табигатьнең иң матур почмагында елга буенда урнашкан, ире белән яшәгән, балалар үстергән нигездә төзелгән зур, иркен өйдә яши, биредә аңа рәхәт, уңайлы. Бакча тулы алмагач – алмалары кызарып пешкән. Көзге көннәр эшмәшәкатьләр белән тулы.

– Миннән бернинди эш тә эшләтмиләр, – ди Пелагея Николаевна. – Ничек инде эшсез утырасың?

– Әни безнең өчен иң газиз, иң кадерле, изге күңелле кеше, – ди кызы Сильвия. – Ул минем өчен чын хатын-кыз үрнәге. Без аңа чын йөрәгебездән сәламәтлек, күтәренке кәеф, озак еллар безне шатландырып яшәвен телибез.

Юбилей көнендә зур гаилә бер табын артында җыелып, әниләрен юбилее белән ихластан тәбрикләп, бик күп җылы теләкләр әйттеләр.

Фото Чудиновларның гаилә альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X