Әни генә исән булсын
Анастасия Ивановна Ильина юбилейлы туксанынчы туган көнен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте.
Шулай килеп чыга, ул гыйнвар аенда дөньяга килә, ә әти-әнисе кызларының туган көнен 1 июньдә генә рәсмиләштерәләр. Күпсанлы якыннары – 6 баласы, 14 оныгы, 14 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 3 нарасые әбиләрен тәбрикләгәннәр инде. Шулай ук Иваново шәһәрендә һәм Төркиядә яшәүче сеңелләре һәм Бөек Новгород каласында гомер итүче ир туганы да.
Тантана гаеплесен рәсми туган көнендә район башлыгы Камил Гилманов, шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова котладылар.
Халык телендә, озын гомер – ул Ходай тарафыннан бирелгән олы бүләк, диләр. Юбилярның якыннары да шулай саныйлар. Анастасиягә сабыйлыктан бик иртә чыгарга туры килә. 1942 елда әтисе фронтка киткәндә ул аны озатып кала, чөнки өлкән абыйсы Семен сугыш башлануга ук дошманга каршы көрәшергә китә, ә әнисе шул төнне төпчек улын дөньяга китерә. Якыннарына сугыш кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Әтисе соңгы хатында чираттагы сугышка керүләре турында яза, туганнары белән саубуллаша һәм балаларның әниләрен тыңлауларын үтенә. Әтисенең сүзләрен беркайчан да исеннән чыгармый Настя, һәрвакыт әнисе янәшәсендә булып, аңа ярдәм итәргә тырыша.
– Сугыш вакытында ачлыктан безне сыер алып калды, ә сугыштан соң ару-талу белми фидакарь хезмәт куйдык, – дип сөйли юбиляр әби.
Хезмәт биографиясендә торф чыгару эшләрендә катнашуы, колхоз басуында хезмәт кую турындагы язмалар да бар. Шул сәбәпле Анастасия Ивановна тыл хезмәтчәне статусына ия булган да инде. Ләкин аның төп эше – әни булуда. Балаларын тәрбияләп үстергән, оныкларын үстерешергә дә ярдәм иткән.
– Әни 12 ел инде безнең белән яши, – дип сөйли кызы Антонида, – минем үземнең дә дүрт балам, төпчеген ул нәни чактан ук тәрбияләште.
Кызының гаиләсендә юбиляр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, “бары тик әниебез генә исән-сау булсын“ диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев