Әни бәхетле булса, аның янәшәсендә балалар да бәхетле
Яңа Ибрай авылыннан хезмәт ветераны Зәйтүнә Әхмәтвәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярның өендә бик күп кунаклар булды. Шул исәптән – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да.
– Хөрмәтле Зәйтүнә Исхак кызы, Сез районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеше керттегез! Төбәкнең киләчәге өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә, – диде ул.
Район җитәкчелеге вәкиле ветеранны истәлекле туган көне белән җылы котлады, иң изге теләкләр – сәламәтлек, матур картлык теләде.
Ул РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыды, гөлләмә, район исеменнән бүләк тапшырды.
Котлауларга Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров тә кушылды.
– Мине хөрмәт итеп килүегез өчен, Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын! – дип рәхмәт укыды өй хуҗабикәсе. Бу котлау диалогы яңгыраганда, балаларының, оныкларының күңелләре шатлык белән тулды.
– Әниебез бәхетле, аның янәшәсендә без дә үзебезне чиксез бәхетле итеп хис итәбез! – диделәр алар. – Әниебез бик изге күңелле, тыйнак кеше. Аның беркайчан да безгә авыр сүз әйткәне, ачуланганы булмады, безне яратып-сөеп, йөрәк җылысы белән үстерде.
Зәйтүнә Әхмәтвәлиевага да, яшьтәшләре кебек, авырлыкларны күп күрергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Әтисе яу кырында һәлак була, әнисе өч бала белән кала.
– Безгә ир-атлар хезмәтен башкарырга туры килде, ашарга юк иде, черек бәрәңге ашаган вакытларыбыз да күп булды, – дип искә ала пенсионер әби яшьлек елларын. – Игеннең һәр бөртеге кадерле булды, күпләр ачлыктан шешенеп үлделәр. Безнең сыерыбыз бар иде, ул безне ачлыктан алып калды.
1958 елда авыл егете Мәүлемҗан белән гаилә коралар. Ире белән алты балага гомер бүләк итеп, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр.
Колхозда хезмәт куялар, озак еллар кирпеч заводында эшли ул. Ул елларда бөтен эшне дә кул белән башкарырга туры килә. Сыйфатлы продукция алу өчен бик күп көч куярга, тир түгәргә кирәк була. Шуның өстенә җәйге чорда гаилә берничәшәр гектар шикәр чөгендере эшкәртә, бу да җиңел эш булмый.
Ул вакытлардан алып күпме гомер узган, күпме сулар аккан, кызлары үз гаиләләре белән яшиләр. Әбекәйнең 13 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Күп балалы ана балалары туып үскән нигездә гомер кичерә. Ул ялгызы түгел, кызларының кадер-хөрмәтендә, тәрбиясендә яши. Аллаһы Тәгаләдән балалары, онык-оныкчыкларының исән-сау, бәхетле булуларын сорап, догалар укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев