Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Намусы кушканча яши

Бүген Яңа Дума авылында яшәүче Миншакир Гыйззәтов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге күркәм дата белән аның авыр язмышын үлчәүгә салып карасаң, тормышында булган авырлыкларга һәм югалтуларга ничек адәм баласы түзә диеп гаҗәпкә каласың. Унбер яшеннән ул әнисез кала, ә дүрт елдан әтисенең Бөек Ватан сугышында һәлак булуы турында...

Бүген Яңа Дума авылында яшәүче Миншакир Гыйззәтов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


Әлеге күркәм дата белән аның авыр язмышын үлчәүгә салып карасаң, тормышында булган авырлыкларга һәм югалтуларга ничек адәм баласы түзә диеп гаҗәпкә каласың. Унбер яшеннән ул әнисез кала, ә дүрт елдан әтисенең Бөек Ватан сугышында һәлак булуы турында хәбәр килә. 1946 елда Миншакирны Кемерово шәһәренә ФЗОга укырга җибәрәләр. Ул анда ир-ат өчен кирәкле булган агач остасы һөнәренә өйрәнеп кайта. Шунда чит җирләрдә урнашып та калган булыр иде, ләкин армия хезмәтен тәмамлап кайткан абыйсы апасы белән икесен туган якка чакырып хат юллый. Әмма авылда аларны янып көлгә әйләнгән йорт нигезе генә каршы ала. Туганнарның бергә җыелуы гына кайгыларны җиңәргә көч бирә. Алар буш йортка яшәргә керәләр һәм уңган ир-туганнар аны яшәү өчен уңайлы итеп төзекләндереп тә куялар. Бәхеткә, колхозда эш тә табыла. Күп белергә омтылган, максатка ирешүдә үҗәт булган егет өчен теләсә нинди эш бәхет булып тоела. Ул арада Миншакирның солдат хезмәтен үтәр вакыты да килеп җитә. Көнбатыш Украина җиренә эләккән егетнең җидееллык белеме булуын белеп, хәрби училищеда укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Сугышчан һәм сәяси әзерлеге яхшы булган солдатны кече командир итеп билгелиләр. Өч ел Миншакир Гыйззәтов хәрби хезмәттә була. Бу еллар өчендә туган ягын өзелеп сагынган егет 1952 елда Думага кайта, һәм учетчик булып эшли башлый. Тиздән алар авылның чибәр кызы Маһирә белән гаилә коралар, бер-бер артлы дүрт балалары туа. Алар иңгә-иң куеп 59 ел бергә матур тормыш итәләр. Кайда гына хезмәт куйса да Миншакир Нәмәтулла улы һәрчак башкалар өчен үрнәк кеше була. Авылда ул эшләмәгән бер генә тармак та юк диярлек: урманда Кәкре Күл артелендә мастер-десятник, сельпода склад мөдире, гади эшче, трактор отрядында учетчик була, Яңа Дума авылы мәктәбендә хезмәт һәм сызым дәресләре укытучысы булып та 10 ел эшли.
1963 елда партия сафларына кергәч, Миншакир Нәмәтулла улы җилкәсенә тагын җәмәгать эше дә өстәлә - 13 ел ул партия оешмасы секретаре, иптәшләр суды рәисе, халык утырышчысы булып тора. Озак еллар Миншакир Гыйззәтов җитәкче урыннарда эшли. Яңа Кармәт авыл советы рәисе, "Восход" совхозының икенче бүлеге управляющие булып хезмәт итә. 30 елдан артык ул Яңа Дума авылы ветераннар Советын җитәкли.
Узган елларын барлап утырганда, хезмәтнең кайсысы да хөрмәтле, дип нәтиҗә ясап куйды юбиляр.
Ветеран бүген дә хөрмәтле кеше. Намуслы хезмәт куйганы өчен Яңа Дума, Яңа һәм Рус Кармәте авылы халкы кешеләре дә аны яхшы сүзләр белән генә искә алалар. Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев Миншакир Гыйззәтов турында тәртипле, гадел, туры сүзле кеше дип, аның авыл советы рәисе булып эшләгәндә чишмәләрне, зират өсләрен төзекләндерүгә зур өлеш керткәне турында мактап сөйли. Туган авылында мәчет тә аның тырышлыгы белән сафка баса. Нинди генә постта булса да - гади эшчеме яки рәисме, Миншакир ага беркайчан да кешеләр язмышына битараф калмый, үзенә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм кулын суза. Ул үз балаларын да намус кушканча яшәргә өйрәтә.
-Балаларым - минем горурлыгым, алар өчен минем күңелем тыныч, - дип шатлыгын белдерә юбиляр.- Шулай ук тормышымның һәр этабы миңа кешеләрне аңларга өйрәтте, балаларыма, оныкларыма биреп калдырырлак тәҗрибә тупларга ярдәм итте, шуның өчен мин язмышыма рәхмәтле, дип яшәгән гомеренә шөкерана кыла аксакал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев