Аксубаево
  • Рус Тат
  • Намаз укый, ураза тота

    Аксубайда яшәүче Оркыя Хәмидуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге һәм редакция вәкилләре килде. Юбилее уңаеннан һәм намуслы хезмәте өчен ул чәчәкләр, бүләкләр, Президенттан котлау хаты алды. Оркыя Хәмәтгата кызы Иске Ибрай авылында туа һәм гомеренең күп өлешен шул авылда уздыра. Кече...

    Аксубайда яшәүче Оркыя Хәмидуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Аны тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге һәм редакция вәкилләре килде. Юбилее уңаеннан һәм намуслы хезмәте өчен ул чәчәкләр, бүләкләр, Президенттан котлау хаты алды.

    Оркыя Хәмәтгата кызы Иске Ибрай авылында туа һәм гомеренең күп өлешен шул авылда уздыра. Кече ватаны турында күңелендә шатлыклы вакыйгалар гына сакланса, тормыш юлында кайгы-борчулар да аз булмый.

    Кайгысыз балачак, яшүсмерлек чоры, бәхетле яшьлек еллары иң якты мизгелләр була. Барлык авырлыклар да дәһшәтле сугыш турындагы хәбәрдән башлана.

    - Әтине яше буенча сугышка алмадылар, абый фронтка китте. Яраланып кайтты, озак та тормады кабат фронтка алдылар, китеп тә өлгермәде үлеме турында кара кәгазь килде, - дип хәтирәләрен яңартты юбиляр әби.

    Әйе, хатирәләр, истәлекләрнең иге-чиге юк - колхоз басуларында ничек эшләүләре, ачлык, бер уч башак өчен төрмәгә утыртулар, хәтта туйганчы кычыткан да ашый алмыйлар алар. Буй җитәргә дә өлгерми, авылдашлары белән Лаеш районына окоп казырга китә.

    Ә аннан соң яраланган, авыру авылдашы Минзакир сугыштан кайта. Аның белән тормыш корып җибәрәләр.

    - Әти-әнием бергә 59 ел бәхетле гомер кичерделәр, безне, алты кызны тәрбияләп үстерделәр. Фатир биргәч, шатланып туя алмадык. Аксубайга күченделәр, район үзәгендә яшәү әтигә бик ошый иде. Әмма шул ук елны әтине дә, бер кыз туганымны да җирләргә туры килде, - дип сөйли әнисе янында яшәүче, аны тәрбияләүче олы кызы Мәүлия. Ул әнисенең төп терәге, ярдәмчесе, ялгыз әнисен җылы сүзләре, ягымлы карашы белән дәвалаучы. Юбилейга әбинең барлык балалары һәм оныклары җыелган, ә ул онык-оныкчыкларга бай. Алар кадерле кешеләренә исәнлек теләделәр.

    Оркыя Хәмәтгата кызы сәламәтлегенә зарланмый, 95 яшендә дә намазын калдырмый, Рамазан ае башлану белән уразага кергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: