Аксубаево
  • Рус Тат
  • Намаз да укый, ураза да тота

    Кызыл Тау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сания Фәсах кызы Сәлаховага 90 яшь тулды. Бу мөлаем ханымның язмышы катлаулы була. Яшьлеге сугыш вакытына туры килгәнгә, яшьтәшләре шикелле ул да үсмер чагыннан ук хезмәт куя башлый. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел. Түбән Новгород янында торф чыгаруда эшләгән биш ел да шунда...

    Кызыл Тау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сания Фәсах кызы Сәлаховага 90 яшь тулды.

    Бу мөлаем ханымның язмышы катлаулы була. Яшьлеге сугыш вакытына туры килгәнгә, яшьтәшләре шикелле ул да үсмер чагыннан ук хезмәт куя башлый. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел. Түбән Новгород янында торф чыгаруда эшләгән биш ел да шунда кушылган.

    Ире аны ике яшьлек баласы белән калдырып китә. Сания Фәсах кызы бик күп авырлыклар аша үтсә дә, язмыштан зарланмый, күңеле дә бары тик игелектә генә. Фермада эшли, кызын да үзе кебек хезмәт сөючән, игелекле итеп тәрбияли.

    - Эштән курыкмаган кеше, тормышны алып бара инде, - ди юбиляр әби. - Эш белән барлык кайгы-хәсрәт тә онытыла. Мин онык-оныкчыкларыма да шул сүзләрне еш кабатлыйм.

    Ихтирамга лаек, фидакарь хезмәт куйган ханымны күп тапкыр депутат итеп сайлыйлар, делегация белән КПСС өлкә комитеты съездына да җибәрәләр. Аның намуслы хезмәте өчен алган бүләкләре бихисап. Хәзер Сания әби кызында да, бертуганының балаларында да яши. Аны барысы да көтеп ала.

    Юбилей көнне бәйрәм гаеплесен тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илшат Моратшин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин килде. Җылы теләкләре белән, алар Сания Фәсах кызына муниципаль район башлыгы Камил Гилманов исеменнән гөлләмә һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Район җитәкчелеге вәкиле Ил башлыгының өлкән буын вәкилләренә юлланган рәхмәт хатын укыды.

    Өлкән яшьтә булса да Сания әби биш вакыт намазны да калдырмый, изге Рамазан аенда ураза да тота. Юбилее белән котларга килүчеләрне ул сәламәтлек һәм озын гомер теләп озатып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: