Музыкага өйрәтә, бәйгеләрдә җиңү яулый, чиркәү хорында җырлый
Светлана Башатова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зональ этабында «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулады.
Светлана Владимировна – район үзәгенең 2нче мәктәбендә педагог-оештыручы да, музыка укытучысы да. Ул – өстәмә белем бирү өлкәсендә күп кенә муниципаль һәм республика проектларында актив катнашучы һәм җиңүче, һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчесе һәм лауреаты. Ул шулай ук «Искиткеч вожатый» республика бәйгесендә һәм «Без бергә» естиваленең муниципаль эта бында «Нәфис уку» номинациясендә җиңүче.
Светлана Башатова район мәдәният йорты оештырган концертларда да катнаша, Феодосия Тотемский чиркәве каршындагы хорда да җырлый. Сәхнәгә чыккач, үземне башка дөньяга эләккәндәй тоям, ди ул.
Һәр чыгыш аның өчен кечкенә спектакль кебек. Барлык хатын-кызлар кебек үк, үзенең төп билгеләнеше дип – анна булуны саный. Ире Сергей белән алар өч бала – уллары Данил һәм Никитаны, кызлары Настяны тәрбияләп үстерәләр.
– Гаиләм минем өчен – терәк, ярдәм һәм иртәгесе көнгә ышаныч. Бу – киләчәк олы тормыш өчен кыйммәтләр алырга мөмкин булган кое. Нәкъ менә биредә балалар җаваплылыкка, хөрмәткә һәм ихласлыкка өйрәнәләр. Кеше гаиләсендә алган яратуның бер өлеше аның бәхет нигезе булып тора. Өлкәнәйгәч тә, алар дөнья белән мөнәсәбәтләрне шундый ук мәхәббәт белән корачак, – дип саный күп балалы әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев