Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Музей – үзенчәлекле дөнья кебек

Наталия Куштукова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә катнашты һәм «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулады.

Ул Аксубай туган як тарихын өйрәнү музее фондларының баш саклаучысы булып эшли. Аның бала чагы һәм яшьлеге бу музей диварларында узган дип әйтергә дә була. Наталья бала чагыннан музей чараларында катнаша, ул елларда әлеге учреждение директоры булып эшләгән әнисе Галина Бобковага туган ягыбызның үткәне турында тематик дәресләр уздыруда ярдәм итә. Зур иҗади якын килү белән оештырылган әлеге дәресләр ярдәмендә күп кенә малайлар һәм кызлар ата-бабаларыбызның үткән тормыш тарихыннан үзләре өчен бик күп яңалыклар ачалар.

Бүген дә Наталия өчен музей билгеле бер вазыйфаларны башкару өчен һәр иртә килә торган эш урыны гына түгел.

– Музей минем өчен – уй-ниятләрне чынга ашырырга мөмкин булган үзенчәлекле бер дөнья кебек, – дип сөйли Наталия. – Бездә идеяләр белән мавыккан бердәм коллектив эшли. Музейда һәр яңа көн ниндидер кызыклы яңалык алып килә. Белгеч буларак, ул туган як тарихын өйрәнү эше белән шөгыльләнә, килүчеләр белән, музей, осталык дәресләре үткәрә. Тормышка ашырыла торган идеяләрнең берсе – «Аксубайның үткәне һәм хәзергесе» фотокүргәзмәсе.

Наталия Куштукова – өч бала әнисе. Аның гаиләсендә балалары төрле яклап үсеш ала. Әни кеше, һичшиксез, аларның шөгыльләрен хуплый. Өлкән кызы белән бию белән шөгыльләнә, улы белән бергә спорт күнегүләренә йөри, кече кызы белән кул эшләрен үз итәләр. Ул – игелекле, ягымлы, аңлаучан әни һәм хатын, өйдә уңайлылык, балалар белемгә тартылсын өчен шартлар тудыра.

Наталья иҗтимагый эшчәнлек өчен дә вакыт таба, ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Яшьләр советы эшендә катнаша, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора. Наталья Куштукова мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына һәм ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзында намуслы һәм актив эшчәнлеге өчен Мактау грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев