Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәскәүне күргән әби

    Рауза әби, көн саен диярлек, тәрәзә аша, җәелеп киткән кырларга, ерактагы зәңгәрләнеп күренгән урманга, һәм дә инде, шул урман артына урнашкан туган авылы Карасуга күз сала.

    Сагына, бик сагына туган ягын әбекәй. Нишлисең бит, тормыш арбасын тартырга хәл-әхвәлләр бетеп киткәч, балаларга сыенмый хәлең юк. Ярый әле, бәхеткә каршы, ике кызы ерак түгел, Аксубайда гына яшәп ятулары. Шуңа күрә, Рауза әби әле Гөлфиясендә, әле Илсөярендә кунак булып көн күрә. Урыны йомшак, тамагы тук, өй эче җылы, күрше Гүзәл көн дә хәл белә – бар да әйбәт кебек. Әмма сагындыра, сагындыра шул туган як. Ялгыз калган мәлендә Рауза әби рәхәтләнеп хәтер йомгагын сүтә бара. Әле кайчан гына тәпи йөреп киткән бала әнә инде туксанга таба тәгәри. И бу гомер дигәнең, таудан аккан шарлавыктай гөлдердәп агып кына тора кана .

    Тормышлар җайланып килгән бер чорда, Карасу авылында яшәүче Атнагол белән Миңсылу гаиләсендә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. Беравыктан соң, көтеп алынган кыз бала туа. Аңа Минехаят дип исем кушалар. Әмма малайларның гомерләре озын булмый, йөрәкләрне парә-парә китереп-әрнетеп, өч малай да бер-бер артлы дөнья куя. Әрнү-сыкрауның иге-чиге булмый инде. Менә шул чорда Миңсылуның тагын бер кызы аваз сала.

    Малайларын югалтудан әрнегән ана әйтеп куя бит шунда: “Аллаһы тәгалә өч малаемның берсен булса да кире кайтарса, бу төпчек кызымны тереләй җиргә күмәргә дә риза”, - ди. Әлбәттә, бу сүзләр кемнеңдер колагына кереп калган бугай. Үсә-үсә төпчек кыз Рауза да бу сүзләрне ишеткәли тора. Тугач, үсәргә бит инде. Мин кирәксез бала диеп, яшәп булмый. Киресенчә, кирәклегеңне һәрчак тоеп торулары яхшы. Кызый мәктәпкә бара. Отличнога гына укып, җиде сыйныфны тәмам итә. Гаиләгә аз булса да ярдәмем тисен диеп, колхозда төрле эшкә йөри. Соңга таба савымчы булып фермага эшкә керә. Беренче көннән үк җиң сызганып эшкә чума. Иң күп сөт савучы исеменә лаек була.

    Инде гаиләгә дә, колхозга да кирәкле кеше икәнеңне тою кызга канатлар өсти. Яңадан-яңа үрләр яуларга көч бирә. Уңган кызга күп кенә егет сүз куша. Рауза үзе белән бергә эшләгән Ильяс исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Ильшат, Илсөяр, Гөлсинә, Гөлсирә, Гөлфия исемнәрен алган балалар, һәркайсы үз урынын табып, хезмәткә чума.

    Рауза әби бигрәк тә 1964 нче елда Мәскәүгә депутат булып барган чагын сагынып искә ала. Гап-гади бер сыер савучы съезд залларында зур шәхесләр белән бергә утыра. 1971 нче елда исә тырыш савымчы тагын да зур дәрәҗәгә ирешә. Аңа “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исем, медаль һәм грамота бирелә.

    Рауза әбигә әле 1973 елдан алып 1979 нчы елга кадәр депутат булып сайланып гүзәл Мәскәү каласына барырга туры килә. Шушы авыр хезмәткә 29 елын багышлый әби. Шулар арасында бер ел урман кисү, өйдә төн буе кап сугу, янә совхозның күп төрле эшләрендә эшләү – боларны әбекәй авыр эш диеп әйтеп тә тормый.

    Шул еллар арасында туксанга җиткән әтисе Атнаголны җирли Рауза. Соңга таба туксан ике яшькә җиткән әнисе Миңсылуны җир куенына озата кызы. Апасы Минехаят әбине карау һәм соңгы юлга озату шулай ук Рауза әбигә насыйп була, чөнки апасының баласы булмый. Сиксән яшен тутырган ире Ильясны да, догалар укып, әбигә җирләргә туры килә. Ходай тәгалә аңа юкка гына гомер бирмәгән икән! Барлык туганнарына догачы булсын өчен аның тууы кирәк булган шул. Рауза әби моны тулысы белән исбат итте. Бик кирәкле бала булган бит ул!!

    Әбинең уңган, тырыш булуын, һәрчак беренче булырга тырышуын авылдашлары хәзер дә кызык итеп сөйлиләр әле. Телевизор чыккан еллар. Карасуда бер-ике кешедә генә. Башка юк. Ә менә Дума кибетендә бар икән, тик пульты гына юк. Рауза капчык алып, Дума авылына китә, һәм телевизорны күтәреп, ун чакрым араны узып, кайтып та керә. Ул чактагы телевизорлар бик зур бит инде. Арткы ягы гына да ярты метрлы.

    Менә авылда бензин пиласы пәйда була. Әмма ул бары тик Пермь өлкәсендә генә сатыла икән. Рауза янә, капчык алып, Пермь өлкәсенә чыгып китә һәм, өч көннән соң, пила күтәреп кайтып та керә. Өченче очракны еламый-көлми генә сөйләп тә булмый инде. Җәйге челлә. Раузаның өченче баласына тулгагы башлана. Ире аты белән кырга печәнгә киткән. Авылдагы бар булган бер-ике машина урманда агач тарттыра. Ә шифаханә авылдан өч чакрымдагы Кәкре Күл авылында. Рауза бусагада эчен тотып утыра бирә. Транспорт дигән нәрсә күренми. Шул чак аның күзе сарай янындагы велосипедка төшә. Ике дә уйламыйча, ханым аны әкрен генә юлга алып чыга да, утырып Күкре Күлгә элдертә. Юлда тулгагы да онытыла тагы. Бары бер нәрсә: тизрәк барып җитәргә генә исәбе. Рауза, ракетадай җилдереп, шифаханә йортына килеп тә керә. Ярты сәгатьтән соң нәни кызны анасына имезергә дә алып та килгәннәр икән.

    "Тудыру бик авыр булмадымы соң?" – дигән сорауга Рауза исә.

    "Велисопедта килгәнгәме бик җиңел котылдым", - дип елмая икән.

    Рауза әби тәрәзә яныннан кузгала. Өйлә дә җиткән икән. Тәһарәт алып, намаз укыйсы, барлык мәрхүм туганнарның рухына, исәннәрнең исә сәламәт яшәүләрен теләп, догалар укыйсы бар. Кабул гына була күрсен догалар, әмин!

     

    Фәнис Низамов-Думави, Аксубай.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: