Мәскәүне ит белән тәэмин иткән
Якшәмбе көнне Аксубайда хезмәт ветераны Евдокия Рожнова яшәгән йортка бик күп кунаклар җыелды.
Моның шатлыклы сәбәбе дә бар: православларның Пасха бәйрәме белән бергә туганнары гаиләнең иң өлкән кешесенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Тантана сәбәпчесе Евдокия Андреевна балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә чиксез шат иде. Бу көнне аны туган көне белән котларга дип район җитәкчелегеннән рәсми вәкилләр дә килгән иде.
– Хөрмәтле Евдокия Андреевна, район җитәкчелеге исеменнән илебез һәм районыбыз иминлеге өчен бәяләп бетергесез керткән хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Һәм шуның белән бергә, Сезне чын күңелдән юбилей датасы белән котлыйбыз. Озак елларга җитәрлек сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы телибез. Бүген сезгә бер нәрсә турында да борчылырга кирәкми, сезне балаларыгыз һәм оныкларыгыз чолгап алган, алар сезнең турыда яратып кайгырталар, бу үзе бер зур бәхет, - дип, район вәкиле Евдокия әбигә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.
Юбилярга иң җылы теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков та җиткерде.
Евдокия Андреевна күп балалы гаиләдә туып үсә. Аның балачагы авыр, ач елларга туры килгән. – Аның гаиләсен ихатада ике ат булганы өчен кулаклар рәтенә керткәннәр, - дип сөйли әнисенең үткән тормышы турында кызы Людмила Суслаева. - Бернәрсәсез калып мунчада яшәгәннәр. Безнең әни - батыр кеше, тиф белән авырып киткәннән соң да исән кала алган.
Ветеран тормышының шактый өлеше терлекчелек белән бәйле. Евдокия Андреевна ветеринарлар курсын темамлый һем куп еллар дуңгызчылыкта эшли. Ул елларда Кимда дуңгыз фермасы була. Аннан үзе дә гаиләсе белән бу торак пунктка күчеп килә. Балалары искә алганча, әниләре һөнәри бурычын үтәүгә бөтен көчен биргән. Мәскәүгә ит комбинатына дуңгызлар илтер өчен, атна буена сузылган юлга чыгып китә. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу ябык гәүдәле авыл хатын-кызының шундый зур эшне ничек башкарып чыгуына шаккатасың.
– Әни ярты Мәскәүне ит белән тәэмин итте - диләр балалары. - Башкалага дуңгызлар төяп җибәргәннән алып, аны тиешле урынга илтеп бушатканчы хафаланып тора иде.
Евдокия Андреевнаның дүрт баласы: бер кызы һәм өч улы бар. Соңгы унбиш елын ул Аксубайда кызы гаиләсендә яши. Кызы гаиләсендә әбинең алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Алар Самарада, Казанда һәм Аксубайда яшиләр, яраткан әниләрен, әбиләрен күрергә дип бик еш кайтып йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев