Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Миңа өметләр багладылар...

Социалистик хезмәт герое Валентина Сорокина туган көнен билгеләп үтте.

Валентина Васильевна – легендар шәхес ул. Аның ярдәмендә Аксубай районы дуңгызчылыктагы уңышлары белән бөтен илгә яңгырады. Район башлыгы Камил Гилманов үз исеменнән һәм күпмилләтле район халкы исеменнән Валентина Васильевнаны туган көне белән котлады  һәм бу елда Татарстан ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтүе, нәкъ Валентина Васильевна кебек геройлар хезмәтләре белән аның тарихын  язуын да әйтеп узды. 

Район башлыгының ветераннарга карата мөнәсәбәте аерым, күпләре белән аңа бергә эшләргә туры килгән, аның күз алдында балалары, оныклары үскән. Валентина Васильевна һәм КамилКамалович бер җирлектә үскән. Михайловка һәм Ямбай поселоклары янәшә урнашкан.

Район башлыгы  Рябовлар гаиләсен  (Валентинаның кыз фамилиясе) һәм вафат булган тормыш иптәше Петр Сорокинны бик яхшы белә.Камил Гилманов: ”Сез һәм сезнең буын – хезмәт сөючәнлек,фидакарьлек белән аерылып торучы чын авыл хезмәтчәннәре иде”, – дип билгеләп үтте. – Бүгенге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Сезгә тиңләшә".

Валентина Рябова 13 яшеннән күмәк хуҗалыкта эшли башлый,16 яшендә торф эшкәртергә китә. 18 яшендә туган колхозында дуңгыз караучы булып эшли башлый. 

– Өч ел ярым эшләү дәверендә бишьеллык планны үтәдем һәм районда иң яхшы дуңгыз караучы булып танылдым. Аксубай дуңгызчылык комплексын төзегәч, 1991 нче елга кадәр симертү цехында эшләдем. Эш җиңел түгел иде, әмма зарланырга вакыт юк, чөнки миңа тигезләштеләр, миңа зур өметләр багладылар. Мин сынатырга тиеш түгел идем  – дип сөйли Валентина Васильевна. 

Валентина Сорокина күп мәртәбәләр РСФСР Югары Советы депутаты, КПСС райкомы, обком партиясе члены итеп сайлана. 1971 нче елда Валентина Сорокина Хезмәт Кызыл Байрагы,1973 нче елда Ленин  орденына лаек була. 1976 нче елның 23 декабрендә  Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.  

Социалистик Хезмәт Герое бүген улы Андрей гаиләсе белән Аксубайда яши. Валентина Васильевна 3 ул тәрбияләп үстерә, алар барсы да халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә үз юлларын таба. 7 оныгы һәм 4 оныкчыгы зур игътибар һәм тирән кайгырту белән хезмәт ветеранын шатландырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев