Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә

    Карасу авылыннан Мәсәния Хәбибулла кызы һәм Фәйзрахман Мәсгут улы Мәсгутовлар алтмыш биш ел иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынып гомер иткәннәр. Яшьләр гаилә коруга ук, яшь кияүне армиягә алалар. Фәйзрахман Украинада хезмәт итә. Ә инде бер елдан соң Мәсәния дә Украинага эшкә килә. -Анда күрешербез дип уйлаган идем, кая инде ул! Украина...

    Карасу авылыннан Мәсәния Хәбибулла кызы һәм Фәйзрахман Мәсгут улы Мәсгутовлар алтмыш биш ел иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынып гомер иткәннәр.


    Яшьләр гаилә коруга ук, яшь кияүне армиягә алалар. Фәйзрахман Украинада хезмәт итә. Ә инде бер елдан соң Мәсәния дә Украинага эшкә килә.

    -Анда күрешербез дип уйлаган идем, кая инде ул! Украина зур бит, - дип авыр сулап искә ала Мәсәния ханым. -Бер елдан соң мин яңадан авылга әйләнеп кайттым.

    Ул ирен дүрт ел көтә, биатасы һәм ике бианасы белән бергә яши... Алар бик дус, тату яшиләр. Мәсгутның ике хатыны бер-берсе белән әрләшмиләр һәм яшь киленне өлкәннәрне хөрмәт иткән өчен яраталар.

    Биатасы тегермәнче һәм самавырлар көйли торган була. Яшь чакта ул Минсорурга өйләнә, тик озак вакыт аларның балалары булмый. Туганнары тагын бер кат өйләнергә тәкъдим итәләр һәм өйгә тагын бер килен - Зәйтүнәне алып кайталар. Менә шулай, Мәсгут ике хатын белән яши башлый. Ә инде ачлык килгән егерменче елларда икесе дә кыз бала тудыралар. Гаилә башлыгы авылдан-авылга йөреп, төрле эшләр башкарып, ризык таба. Мокшинода, ачлыктан изаланган гаилә аңа ике яшьлек улларын бирә.

    Күршеләрендә дә, ике баланы ятим калдырып, бер хатын вафат була. Мәсгутовлар бу балаларның барысын да үзләренә алалар, ашаталар, эчертәләр, тәрбиялиләр. Әмма сугыш елларында аеруча авырга туры килә. Гаиләдәге кешеләрнең күпчелеге Камчаткага китә.

    -Ярымутрауга без озак вакыттан соң гына барып җиттек,-дип сөйли күзләрен яшь пәрдәсе каплаган Фәйзрахман ага. -Алты ай буена пороход көттек. Камчаткадагы колхозларның берсенә суык ноябрь кичендә килеп җиттек. Безне шунда ук мунчага озаттылар, алама киемнәребезне яндырдылар, ә безгә чисталарны алып килделәр һәм өйләргә урнаштырдылар.
    Мәсгутовлар эшли башлыйлар, акрынлап үз хуҗалыкларын булдыралар. Ә инде сугыш тәмамлангач, әтиләре улларын яңадан туган авылларына чакыра. Янә михнәтле авыр юллар үтәргә туры килә. Ничек җитте шулай, алар, ниһаять, туган ояларына кайтып төшәләр...

    Шуннан соң Фәйзрахман ага ФЗОда укып чыга. Балта остасы була, мәктәптә остаханә мөдире, аннан соң-ферма мөдире, төзелеш бригадасында эшли. Мәсәния ханым төрле эшләр башкара, пешекче дә була...
    Ирле-хатынлы Мәсгутовларга бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Бер-берсен ихтирам итү, ярату бәрабәренә генә алар бөтен авырлыкларны кичерәләр. Мәсәния ханым ана булу бәхетенә ирешә алмаса да, сеңлесе Исламиянең балалары аңа үзенеке кебек якын була. Бу балаларның балалары бердәнбер бабалары Фәйзрахманны һәм әбиләре Мәсәнияне бик яраталар, аларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: