Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мөгаллимнәр династиясе аксакалы

    Такталы авылында гомер кичерүче мәгариф ветераны Мөнирә Фәтхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көн СССРның халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Бәйрәмнең якты, истәлекле буласы сизелеп торды. Билгеләнгән вакытка кунаклар да җыелды. - Хөрмәтле Мөнирә Сәлах кызы, Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән тәбрик итәм,...

    Такталы авылында гомер кичерүче мәгариф ветераны Мөнирә Фәтхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Бу көн СССРның халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Бәйрәмнең якты, истәлекле буласы сизелеп торды. Билгеләнгән вакытка кунаклар да җыелды.

    - Хөрмәтле Мөнирә Сәлах кызы, Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән тәбрик итәм, - дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. - Белем бирү тармагында куйган күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәм. Авыл балаларына белем һәм тәрбия биреп, Сез район үсешенә бәя биреп бетергесез өлеш керттегез. Район җитәкчесе РФ Президентының өлкән буын кешеләренә юлланган хатын ирештерде, гөлләмә, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Рәсми котлауларның иге-чиге булмады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина тармак ветеранын истәлекле туган көне белән тәбрикләп, район мәгариф бүлегеннән Рәхмәт хаты тапшырды. "Сез үзегезнең тәрбиягездә булган балаларга кабатланмас дөньяны ачып, аларның кечкенә йөрәкләрендә кызыксынучанлык, иртәгесе көнгә ышаныч уяттыгыз, изгелек, игелек сукмагыннан атларга ярдәм иттегез!" - диелгән Рәхмәт хатында.

    Йорт хуҗабикәсе Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллинадан 90 яшьлеге уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте. Бусагада тагын кунаклар күренде - Такталы мәктәбе укучылары укытучылары һәм мәктәп директоры белән бергә ветеран мөгаллимәне котларга килгәннәр. Укучылар юбиляр хөрмәтенә җыр башкардылар һәм үзләре ясаган кул эшен бүләк иттеләр. Бу көнне тантана гаеплесе адресына күпме җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, өлкән яшьтәге ханымның күзләрендә ирексездән күз яшьләре пәйда булды.

    Мөнирә Сәлах кызының гаиләсе бары тик педагоглардан гына тора. Фәтхетдиновлар династиясе сугыштан соңгы чордан башлангыч ала. Казан педагогия институтында белем алганнан соң, яшь укытучы туган авылы Иске Татар Адәмсуына кайта. Ул елларда югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары районда бармак белән генә санарлык була. Ул балаларны гыйлемле итеп язарга, укырга, туган телне һәм әдәбиятны яратырга өйрәтә. Хезмәттәше Исхак Фәтхетдиновка кияүгә чыга. Мәктәп мөгаллимнәре гаиләсендә дүрт бала дөньяга килә. Һәм еллар үтү белән аларның барысы да әти-әниләре сукмагыннан китеп, укытучылар булалар. Сәгадәт озак еллар Украинада рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, ни аяныч ул якты дөньяда юк инде. Әнәс - Кама Аланында гимназия директоры, Нәзакәт Яр Чаллыда укыту мөдире булып эшләгәннәр. Аксубай гимназиясендә укыткан Ләлә Исхаковнаны район кешеләре яхшы беләләр. Фәтхетдиновларның барлык балалары да бүгенге көндә лаеклы ялда. Алар әниләрен хөрмәтләп, кайгыртып яшиләр. Шуның өстенә Мөнирә Сәлах кызының алты оныгы да педагогик белемле. Үсеп килүче өч оныкчыгы да династия дәвамчылары булырлар дип ышанасы килә.

    Элеккеге укытучы мөктәп белән элемтәне югалтмый. Аны мәктәп укучылары белән очрашуларга чакыралар, мөгаллимнең ул буын кешеләренең тормышы, көнкүреше турында сөйләгәннәрен балалар йотлыгып тыңлыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: