Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мөгаллимәгә – 90 яшь

Педагогия хезмәте ветераны Клара Павловна Узякова 90 яшен тутырды. Кызы һәм оныклары аның юбилей көнен түземсезлек белән көтеп алдылар, ни дисәң дә, 90 яшь бит! Бәйрәм уңаеннан мул табын әзерләгәннәр, якын кешеләре җыелды, районнан да кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны юбилее белән котлады, РФ Президенты Путинның...

Педагогия хезмәте ветераны Клара Павловна Узякова 90 яшен тутырды.


Кызы һәм оныклары аның юбилей көнен түземсезлек белән көтеп алдылар, ни дисәң дә, 90 яшь бит! Бәйрәм уңаеннан мул табын әзерләгәннәр, якын кешеләре җыелды, районнан да кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны юбилее белән котлады, РФ Президенты Путинның Рәхмәт хатын укыды, бүләкләр һәм гөлләмә бүләк итте. Клара Павловнаны олуг юбилее белән Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та ихластан тәбрикләде.

Юбиляр әбинең дулкынланудан күзләренә яшь тулды. Кызы Юлия әнисенең тормыш юлы, нинди михнәтләр кичерүе турында сөйләде. Безнең газета өчен Клара Павловна үзенчәлекле героиня. Тумышы белән Заря поселогыннан, утызынчы елларда район газетасы мөхәррире булып эшләгән Павел Капитоновның кызы ул. Икемеңенче еллар башында без, Клара Павловнаның истәлекләренә нигезләнеп, аның турында мәкалә бастырган һәм район газетасында эшләгән елларындагы күп кенә кызыклы моментларны белгән идек.

Клара Павловна Аксубай педучилищесында белем алып, укытучы һөнәрен үзләштерә, озак еллар буена Сергеевка башлангыч мәктәбендә белем бирә. Тормыш иптәше дә шул ук һөнәр иясе булган.

Узяковлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, тик ни кызганыч, икесенең гомере вакытсыз өзелгән. Улы Иван һәм кызы Юлия әти-әнисенең һөнәрен сайлаганнар - икесе дә мөгаллимнәр. Картайган көнендә ул Савгачка кызы Юлия гаиләсенә күчеп килә. Ветеран кызы, кияве, оныкларының кайгыртуын тоеп яши. Ә бу исә, өлкән яшькә җиткән кеше өчен, иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев