Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Майор, полковник һәм генерал тәрбияләгән

Әбүнәчебез Петр Васильевич Евграфов 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Юбилярның тормыш юлын китап итеп язарлык. Моны, Петр Васильевичны юбилее белән тәбрикләп, район башлыгы Камил Гилманов та билгеләп үтте.

– Сез – яшьләр өчен оптимизм, тормыш сөючәнлек үрнәге. Сезнең хезмәт батырлыгыгыз – үсеп килүче буын өчен өлге, – диде Камил Гилманов, юбилярга Россия Президентының котлау хатын ирештереп.

Петр Васильевичны – туры мәгънәдә хезмәттә туган дияргә була. Әнисе аны 1931 елның июлендә, урак өстендә, басуда тапкан. Кайчандыр Лашевка дип аталган кечкенә авылның хәтфә чирәмле урамнарында ялан аяк тәгәрәп үскән малай легендар шәхес Филипп Мазилин белән шәхси таныш була, аның балалары белән уйнап үсә.

Филипп Мазилин исеме язылган стела урнашкан Геройлар Аллеясына Петр Васильевич еш килә, чәчәкләр алып килә. Үзенең юбилее көнне дә ул бирегә килде һәм безнең аның белән сөйләшүебез дә шунда булды.

Петр Васильевичның укырга мөмкинлеге булмый, әмма аның әтисе, итекче булса да, авылда бердәнбер газета алдыручы була. Малай биш яшеннән диярлек укый башлый, тарихи китаплар белән кызыксына. Аралашу вакытында ул, дипломлы тарихчы кебек, саннар, фактлар китереп сөйләде.

Лаеклы узган тормыш юлын ул нәкъ менә укуда һәм хезмәттә күрә.

– 1944 елда комбайнчы ярдәмчесе, аннары комбайнчы булып эшли башладым, 15 ел башта «Коммунар», аннан «Сталин-6» штурвалы артында эшләдем, бөтен тормышым хезмәттә үтте, – дип уртаклашты ветеран. Аның хезмәттәге уңышлары «Хезмәт батырлыгы өчен», «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән билгеләп үтелгән.

Әтисеннән итекче һөнәрен дә үзләштерә ул. Балта остасы да әле ул – улына почмакларсыз мунча бурап биргән. Әле тагын Петр Васильевич искиткеч моңлы тавышка ия – ул «На завалинке» ансамблендә җырлады. Ачык, күтәренке күңелле, позитив Петр Васильевич янына олысы да, кечесе дә җыела. Тормыш иптәше вафатыннан соң юбиляр өчен шундый ук ачык йөзле якташы Нина Михайловна терәк булган. Аларның йортыннан ике якның да балалары, оныклары, кунаклар өзелми, аларда үз һәм чит кешегә бүлү юк.

Юбилей көнне дә Евграфовлар һәм Ефримовларның зур гаиләләре җыелды. Өлкән яшьтәге әтиләрен кайгыртып, тәрбияләп яшәткәне өчен, балалары Нина Михайловнага рәхмәт әйтүдән туктамадылар. Ә Нина Михайловна картлыгын батыр һәм курку белмәс кеше белән каршылавы белән горурлана.

Балалары юбилей мәҗлесен алып баручы, чәчәкләр, фотозона белән кафеда оештырдылар.

Евграфовларның улларының табын артында бәйрәм костюмнарыннан түгел, ә формалардан утыруларын күрү дә күңелле булды: өлкәне – Валерий, Россия Кораллы Көчләре полковнигы, Вячеслав – эчке хезмәт майоры, Александр – III класслы Юстиция дәүләт киңәшчесе (генерал-майор), кызы Нина – педагог. Әмма өстәл артында иң мөһиме, чиннарга һәм исемнәргә бәйсез рәвештә, тату, бердәм гаилә утырды.

Ә фамилиясе белән бергә, балаларына үз тамырларына һәм кече ватанга хөрмәт тәрбияләгән, Евграфовлар нәселенә нигез салучы – әтиләренең урыны түрдә булды. Һәм бу сюжет та китапның бер бүлеге була ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев