Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Марина Симакова: «Хуҗасыз хайваннар булмый»

Марина Симакова үз хуҗалыгында ун елга якын инде йорт хайваннары – мәчеләр һәм этләр асрый.

Бу еллар эчендә күпме хайванны үзенә сыендырган ул. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз фаҗигасы бар. Әмма, Марина кулына эләккәч алар яклау, тәрбия табалар.

Күптән түгел Түбән Баланда авылында урнашкан приютта район башлыгы Камил Гилманов та булды. Марина Симакова җитәкчене вольерлар буенча йөртте, этләрне, мәчеләрне асрау шартлары белән таныштырды, приют эшләре һәм проблемалары турында сөйләде. Кунакларны күргәч, этләр үзләренә игътибар таләп итеп, сикерештеләр, өрделәр, сетка аша моңсу күзләре белән бактылар.

– Сез зур йөрәкле кеше, Марина, – диде район җитәкчесе. – Ташланган хайваннар тормышын һәм язмышын үз өстеңә алу – бу гуманлыкның иң югары дәрәҗәсе.
Ул, район структуралары белән бергә, кайбер проблемаларны чишүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Монда берничә тапкыр медицина фәннәре докторы, профессор Якуб Ибраһимов та булып киткән. Ул приютны республикада иң яхшысы дип таныган.

Марина кечкенәдән хайваннарны яклаучы була. Мәрхәмәтлелек, хайваннарны ярату хисе аңа ташлап калдырылган, авыру мәчеләр яныннан тыныч кына үтеп китәргә бирми. Ул аларны тәрбияли, дәвалый. Буй җитеп, гаилә коргач та берни үзгәрми. Менә шулай йөзләгән дүрт аяклы дусларыбыз өчен ул төп һәм яраткан кешегә әверелә.

Соңгы елларда ул этләр өчен вольерлар төзүгә ирешә. Ничек кенә авыр булмасын, монда карап тоту, ашату шартлары саклана. Моны барлык хуҗалар йортында да күрмисең – питомникта этләрнең һәркайсы өчен үз бинасы, йокы өчен ябык урын бар. Вольерлар көн саен чистартыла, җыештырган вакытта этләр урамга чыгарыла, бер-ике сәгать алар саф һавада йөгерәләр, аннары ояларына йә үзләре керәләр, кайчак чакырып кертергә дә туры килә. Песиләр заманча вагончикларда яшиләр, анда җылы, якты, шулай ук һәркайсының үз “йокы бүлмәсе” бар. Симакова карамагында булган барлык хайваннар да авыруларга каршы прививкаланган, стерилләштерелгән. Приют территориясендә нәселне дәвам итү мөмкин түгел. Шулай булуга да карамастан, биредә яшь хайваннар өчен «бүлек» бар. Бөтенләй бәләкәй эт балалары кызыксынучан күзләре белән кунакларны күзәттеләр, иркәләнү өчен аларның кулларына тартылдылар. Болар – язмыш кочагына ташлап калдырылган эт балалары. Марина һәр көчекнең тарихын сөйли ала. Соңгы “табылдыкларның” берсе турында күз яшьләрсез сөйли алмады ханым.

– Көзен миңа шалтыратып, «разведка»да чүп савытына эт балаларын ташлаганнар, дип әйттеләр. Көннәр салкын иде. Аксубайга килдем, бу урында чүп савыты янында этне күрдем. Ул үзенең балаларын бирегә ташлаганнарын белә, ә бернәрсә дә эшли алмый. Мин контейнер эченнән эт балаларын алдым, алар хәрәкәтсез диярлек иде, эт янына алып килдем, ул аларны ялап, җанландырырга теләде. Аңа карап минем йөрәгем өзгәләнде. Этне балалары белән үземә алып кайттым. Аның балалары өчен ничек җан атуын күрсәң! Берсе генә исән калды, калганнары үлде. Әнисе баласы белән ничек бәхетле иде!
Бүген шәхси приютта 250 мәче һәм эт асрала. Марина түбәндәге саннарны китерде: 2012 елдан бирле 300дән артык эт һәм мәче гаиләгә бирелгән. Аларны безнең район кешеләре генә түгел, Казаннан, Татарстанның башка шәһәрләреннән дә алганнар.

– Хайваннарны кешеләр кулына бирү – бик җаваплы, – дип сөйли ул. – Без хайваннарны барлык теләүчеләргә дә бирмибез. Аралашу вакытында нинди кеше килүен интуитив рәвештә билгеләргә була. Күңелгә ошамый икән – бирмибез. Хайванның яхшы кулларга эләгүенә шик юк икән, бирәбез, аның язмышын күзәтәбез, безгә аларның фотоларын җибәрәләр. Аларның барысы да яхшы, аларны яраталар, алар турында кайгырталар икән, чын күңелдән шатланам.
Тормыш хайваннар белән яхшы мөнәсәбәттә булмаганнарны танырга өйрәткән. Марина приютның беренче тәрбияләнүчесе Бакс кушаматлы этне гаиләгә бирүне искә алып сөйләде. Алырга килүчеләргә ул, этне койма читендә тотарга ярамый, чөнки сикереп эләгеп калуы бар, дип кисәтә. Әмма яңа хуҗалар аның киңәшләренә битарафлык күрсәтәләр. Шулай килеп чыга да – тиздән эт коймага сикереп, буылып үлә. Марина бик каты борчыла, үзен гаепле тоя.

– Ә мәчеләрне мин бөтенләй бирмим, – ди ул. – Бары кешене яхшы белгән очракта гына искәрмә ясыйм. Аларны контрольләү кыенрак. Алар белән дә шуңа охшаш очраклар булгалады, фото җибәрүләрен сорыйм, ә миңа башка мәченең фотосын җибәрәләр.

Әлбәттә, хайваннарны карап тоту, ашату, дәвалау зур чыгымнар сорый. Әмма дөньяда игелекле кешеләр аз түгел, аларның ярдәме бурычларны капларга, кирәкле барлык әйберләрне сатып аларга мөмкинлек биргән. Приют хуҗабикәсе ярдәмчеләре алдында һәр сум өчен хисап тота. Бу күпсанлы гаиләдә сезнең өчен иң яратканы бармы, дигән сорауга ул елмаеп, өендә яшәүче өч мәченең иң яратканнары булуын әйтте. Ә этләр аның өчен барысы да яраткан, якын. Ул үзенең этләрне күбрәк яратуын таный.

– Хуҗасыз хайваннар булмый, – ди Марина Симакова. – Аларны кешеләр ташлап калдыра. Үз хайваныннан котылырга теләп, аны үлем кочагына ташлаган кешенең йөрәге нинди була икән?

Приют хуҗабикәсе республиканың башка приютлары, ветеринарлар (кайбер ветеринария процедураларын ул белгечләр биргән киңәшләр буенча үзе үткәрергә өйрәнгән), волонтерлар белән даими элемтәдә тора. Бу фикердәшләр берләшмәсе, тыгыз хезмәттәшлек күп кенә кыен мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

– Хайваннардан да файда алырга мөмкин, – ди зоояклаучы. – Үземне начар хис иткәндә мин алар янына барам. Эшләргә түгел, ә бары алар белән булыр, аралашыр өчен. Алар аңлыйлар, кабул итәләр, шуннан соң ничектер җиңелрәк булып китә.

Маринаның хыялы бар: үз тәрбияләнүчеләре өчен уңайлыклары тагын да яхшырак булган яңа, заманча тораклар төзү. Хайваннар дөньясына битараф булмаган һәркем Маринага һәм аның дүрт аяклы дусларына ярдәм кулы суза ала, инстаграмда аның битен карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев