Мал табибы – изге һөнәр
Иске Тимошкино ветеринария участогы фельдшеры Николай Овчинников ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Авылда мал табибы бик кирәкле һәм хөрмәтле кеше. Николай Васильевич шул тармакта дүрт дистә ел хезмәт куя. Ул җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә үз вакытында ветеринар чаралар үткәрә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыру буенча килеп, йорт хайваннарын дәвалый.
Николай Васильевич, бик тәҗрибәле, тырыш белгеч. Үз эшен намус белән башкара. Авыл кешеләре аның эшеннән бик канәгать, - дип сөйли аның турында Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов.
Белгеч буларак кына түгел, ул гаиләсендә дә үрнәк хуҗа, үзешчән сәнгатьтә даими катнашып, халыкны матур җырлары белән дә сөендереп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев