Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнгән

Иске Ильдеряктә 90 яшьлек чикне узган кешеләр күп түгел.

Хезмәт ветераны Ольга Абдулкина да бүген алар арасына керде.

Аның бөтен тормышы шушы авылда узган. Авыр сугыш елларын авылдашлары белән бергә кичергән. Кырда хезмәт куйган – урак урган, кул хезмәте белән салам, печән әзерләгән. Нинди генә авыр эшләр башкарсалар да, яшьләр ялны күңелле итеп үткәрергә тырышканнар.

– Кызлар, малайлар утырмага җыела идек, вакытка игътибар итмибез, таң атканчыга кадәр уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ача идек. Кайтып ятабыз гына: тәрәзә шакыйлар, бригадир эшкә чакырырга килгән була иде, – дип искә алып сөйләде Ольга Федоровна. – Яшь чакта арып торасың ди мени инде ул. Кичкә кадәр тагын эштә.

Ольга Федоровна озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Гектарлаган чөгендер эшкәрткән. Ул заманда чөгендер араларын эшкәртүдән алып, уңышны кабул итү пунктына озатуга кадәр барлык эшләр дә кул белән башкарылган.

1975 елда ул әлеге культураны игүдә рекорд куя – гектарыннан 380 центнер татлы тамыр алуга ирешә. Шикәр чөгендерен үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Ольга Федоровна «Мактау билгесе» орденына лаек була.

Озак еллар терлекчелектә хезмәт куя – фермага азык ташый, лаеклы ялга савымчы һөнәреннән китә, әмма эшен ташламый, тагын биш ел фермада хезмәт куя әле ул. Төрле еллардагы хезмәт казанышлары өчен ветеран бик күп бүләкләргә лаек булган. Аларның барысы да өйдә кадерләп саклана, иң мактаулыларын кызлары юбилей көнендә әбинең кофтасына беркеткәннәр иде.

Гаилә тормышы да уңышлы килеп чыга. Сугыштан соң авылның уңган, булдыклы егете белән туй ясыйлар. Ире Николай Андреевич белән дүрт кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетсезлеккә каршы, ире һәм улының якты дөньядан китү хәсрәтен кичерергә туры килгән аңа. Өч кызы төрле шәһәрләрдә яшиләр, 

аны өлкән кызы Нина Глазкова карап, тәрбияләп тора. Улы да шушы авылда яши. 12 оныгы һәм 17 оныкчыгы – нәсел дәвамчылары. Күп балалы ананы, орден иясен истәлекле туган көне белән котларга район җитәкчелеге дә килде.

– Хөрмәтле Ольга Федоровна, чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм гаеплесенә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. – Район хакына армый-талмый куйган фидакарь хезмәтегез өчен йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез!

Ул юбиляр әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау юлламасын ирештерде, чәчәк бәйләме, район җитәкчелегенең бүләкләрен тапшырды. Ветеран истәлекле туган көне уңаеннан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцевадан һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкиннан да җылы тәбрикләүләр кабул итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев