Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лаеклы тәрбия биргән өчен

    Тәртип һәм җаваплылык - армия хезмәтендә иң төп сыйфатлар. Шулар ярдәмендә Илназ Батыршин армиядәге кыенлыкларны җиңеп, хезмәтен уңышлы алып бара да инде. Илназ Аксубайда туып үсә, лицейда (ул вакытта гимназиядә) яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, волейбол секциясенә йөри, кыш көннәрендә дуслары белән чаңгыда, тимераякта шуа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң энергетика университетына...

    Тәртип һәм җаваплылык - армия хезмәтендә иң төп сыйфатлар.

    Шулар ярдәмендә Илназ Батыршин армиядәге кыенлыкларны җиңеп, хезмәтен уңышлы алып бара да инде.

    Илназ Аксубайда туып үсә, лицейда (ул вакытта гимназиядә) яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, волейбол секциясенә йөри, кыш көннәрендә дуслары белән чаңгыда, тимераякта шуа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң энергетика университетына укырга керә һәм электр челтәрләре инженеры белгечлеге буенча белем ала.

    - Дәүләт имтиханнарын тапшырды гына, армиягә юллама алды, - дип сөйли солдатның әтисе Марс Батыршин. - Шул ук кичне Илназны армиягә озаттык. Ул армия хезмәтенең мөһимлеген аңлап, Кораллы Көчләр сафларына үзе теләп китте.

    Баштан Илназ Тольятти шәһәрендәге уку үзәгенә эләгә. Аннары аны Казанга күчерәләр, хәзер исә Түбән Кама шәһәрендә хезмәт итә. Күптән түгел аның әти-әниләре исеменә бүлек командиры С.Л. Якушевтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән. "Кадерле Марс Чулпан улы һәм Гөлүзә Сәлах кызы, - дип языла хатта, - хәрби бүлек командованиесе сезгә улыгызны илебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерә. Сезнең улыгыз Илназ хәрби мәсьәләләргә уңышлы чишелеш таба, тәртип һәм җәмәгать иминлеген саклауда актив катнаша. Улыгыз хезмәт осталыгын һәм хәрби тәртипне арттыруда хезмәттәшләре өчен өлге булып тора. Ватан сакчысына лаеклы тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез".

    Аннан тыш Илназ Батыршин РФ милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләреннән "Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән шәхси хезмәтләр, инициатива, тырышлык һәм җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклауда хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә аерылып торган өчен" Мактау кәгазе һәм "РФ милли гвардиясе гаскәрләренең моторизацияләнгән махсус хәрби частенең 50 елллыгы" юбилей медале белән бүләкләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: