Күз яшьләре шатлыктан да була
Такталы авылында гомер итүче Мәрьям Хамәдьярова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гаилә хуҗабикәсенең туган көне уңаеннан тантана узды. Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга рәсми кунаклар килде.
– Хөрмәтле Мәрьям Сәлахетдин кызы, чын күңелдән сезне истәлекле көн белән котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район башлыгы Илшат Заһидуллин. – Сезнең буынга тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килде, әмма сез барлык авырлыкларны да чыдамлык белән җиңдегез, көчегезне киләчәк хакына бирдегез. Район җитәкчелеге исеменнән район үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас тәбрикләүләр кабул итегез
Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, әбекәйгә гөлләмә, район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Хезмәт ветеранын Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, бәхет теләде.
Мәрьям Сәлахетдин кызы игътибар һәм котлаулары өчен кунакларга рәхмәт укыды, аның бите буйлап шатлык күз яшьләре тәгәрәде. Күз яшьләре – чөнки күңел, бәхет, игелек халәте дулкынландыргыч, ә 90 яшьтә күңел нечкә була шул.
Аның бөтен авыр тормышы шушы авылда узган. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаган кыз баланы урман әзерләү эшләренә җибәрәләр. Авыл хатын-кызлары белән Чистайдан арба белән тартып орлык ташуларын бүген дә искә ала ул. Техника булмау сәбәпле, басуларны кул белән чәчкәннәр, урак урганнар, сыер җигеп йөк ташыганнар, яз көне чәчү вакытында сеяльщик булып та, фермада да хезмәт куярга туры килә. Соңрак колхозда тракторлар пәйда була. Беренче авыл хуҗалыгы техникасы тәүлекнең караңгы вакытында эшләргә җайлашмаган була, чөнки фаралары булмый. Аларны максималь куллану өчен, төнлә дә сөрәләр – ә алар алдыннан юл күрсәтеп, кызлар фонарьлар белән яктыртып барган. Алар арасында Мәрьям да була. Эштән зарланмаганнар, колхозга ярдәм итә алуларына шатланганнар гына. Мәрьямның яшьлеге авыр хезмәт белән үтә.
Авыл егете Минхәергә кияүгә чыга. Ир белән хатын икесе дә колхозда эшлиләр, тату яшиләр, хуҗалыкларын көйлиләр, биш балага гомер бүләк итәләр. Гаилә бәхете озакка бармый, ире белән бәхетсезлек килеп чыга. Мәрьям Сәлахетдин кызы 37 яшендә тол кала. Балаларын ялгызы аякка бастыра, башлы-күзле итә.
Бәхетле әбинең 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Әбекәй бүген балаларының игътибар үзәгендә, балаларының кадер-хөрмәтен күреп гомер йомгагын сүтә. Балалары әниләренең озын гомерле булып бәхеттә яшәвен телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев