Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кызыл Тау авылында яшәүче Хәлимә Вәлиулла кызын һәм Ркыя Сәлимҗан кызын олуг юбилейлары белән тәбрикләделәр

Сигезенче март бәйрәме алдыннан әбиләрне 90 һәм 95 яшьлек юбилейлары белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.

Өй кунаклар белән тулып, табын ризыклардан сыгылып торды. Барлык туган-тумача, балалар, оныклар, күршеләр җыелган вакытка районнан рәсми кунаклар да килде.

– Сез, һәрвакыттагыча, күркәм! Шундый матур, кояшлы көндә сезне район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән котлыйм. Тәннәрегезгә сихәт, йортларыгызга бәрәкәт, иминлек телим, – дигән матур теләкләрен җиткерде Илшат Заһидуллин.

Район башлыгы урынбасары котлауларына социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм җирле хакимият вәкиле Газинур Дәүләтшин да кушылды. Алар өлкән буын вәкилләренә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Әмма тәбрикләүләр моның белән генә тәмамланмады әле. Илшат Заһидуллин Бөек Ватан сугышы елларында куйган фидакарь хезмәтләре өчен Хәлимә Вәлиулла кызына һәм Ркыя Сәлимҗан кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Алар икесе дә гомерләре буена тырышып эшләп, зур хезмәт юлы үткәннәр, бала чакларыннан ук колхоз эшен аттай җигелеп тартканнар. Туган хуҗалыкларының чәчәк атуы өчен көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмаганнар. Балаларын да кечкенәдән эш сөяргә өйрәтеп тәрбияләп үстергәннәр.

Хәлимә Мәхмүтова – биш бала анасы. Ркыя Заһидуллина сигез балага гомер бүләк итеп, тормыш юлына чыгарган. Алар икесе дә бәхетле әби, яраткан карт әни.
Ветераннар үзләренең колхоз басуларындагы хезмәт елларын, балалар тәрбияләгән вакытларын хәтерләрендә яңарттылар. Беркайчан да тормыш кыенлыкларыннан зарланмаганнар, моның өчен аларның вакытлары да булмаган.

Ркыя Сәлимҗан кызы да, Хәлимә Вәлиулла кызы да бүгенге көн белән канәгать булып, бала-оныкларының хөрмәтен, кайгыртуын күреп гомер кичерәләр. Юбиляр әбиләр күпсанлы кунакларның гозерен үтәргә: авырмаска һәм һәр туган көнгә сөенеп яшәргә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев