Кызлар төп йортта озак җылынмаган
Бөек Ватан сугыш чоры кешеләренә төшкән сынауларны, бу көннәрдә 95 яшен билгеләп үтүче Елена Маркитановага да үтәргә туры килә.
Әйе, аңа совет чорында да гаделсезлекләр белән күп очрашырга туры килә. 10 яшендә әнисез калгач, ул колхозга хезмәт көннәре эшләргә барган. Башак җыйган, көлтә бәйләгән...Сугыш башлангач, 17 яшьлек кыз өчен, тагын да зур сынаулар башлана. Аны ике дус кызы белән Буага окоп казу эшенә җибәрәләр.
Декабрь салкыннарында юка киемнәрдән, чабаталардан туң җирне чокыганнар, ә кич җиткәч арып-талып, өшеп Пролей Каша авылына квартирага кайтканнар. Тәүлегенә 500 грамм икмәк биргәннәр. Әле шушы бирелгән пайны да интендантлар үзләштергән очраклар булган.
Бервакыт, 40 градуслы салкыннарга түзә алмыйча иртәрәк кайтып киттек, - дип сөйли Елена Владимировна. Иртә кайтканга безгә тиешле пайны бирмәделәр. Квартирага елап, өшеп кайтып кердек. Хуҗабикә , кызларның елаган йөзләрен күргәч, идән астыннан кабак алып чыга.
– Кадерлеләрем, бераз гына сабыр итегез, хәзер пешерәм, - ди. Хуҗабикә аш бүлмәсендә эшләгән арада, кызлар чи кабакны ашап йокыга да китәләр...
1941нче елның февраль аена кадәр окоп казыйлар һәм блиндажлар төзиләр. Шуннан соң аларны берникадәр вакытка өйләренә җибәрәләр. 1942 нче елның көзендә аларны яңадан хезмәт фронтына җибәрәләр. Бу юлы - Яшел Үзән янындагы торф сазлыкларына Туган якларына кызлар яз көне генә кайта. Кайтуга ук ат фермасына эшкә китәләр.
1943 нче елның ноябрендә Елена Владимир Маркитановка кияүгә чыга. Яшьләр бергә бары тик ярты ел гына яшәп кала, аннары Владимир фронтка китә. Еленаны туганы Иваново шәһәренә алып киткәндә , ул алда тагын авырлыклар булуына ышанмаган. Тегү фабрикасында эшләгәндә дә аны урман әзерләргә җибәрәләр.
Бары тик сугыш тәмамлангач кына аның өчен яңа тормыш башлана. Елена киенә, матурая, йөзләре алсулана. Ниһаять, ул туйганчы ашый ала. Аның янына Җиңү яулап сөйгәне кайта, ләкин ул шәһәр тормышына күнегә алмый. Хатынын һәм кызы Нинаны алып туган якларына кайта. Монда бер-бер артлы Рая һәм Анна дөньяга аваз сала.
Алардан соң уллары Игорь, Надежда һәм игезәкләр Галина һәм Геннадий туа. Бәхетле ананың эшләре сәгате, минуты белән язылган була.. Берникадәр вакыттан соң әлеге гаилә Аксубайга күчеп килә һәм монда алар йорт төзи. Елена башта бау заводына эшкә урнаша, аннары пенсиягә кадәр общепитның үзәк ашханәсендә эшли.
Тормышында ышанычы һәм терәге булган ирен 15 ел элек югалта. Бүгенгесе көндә аны балалары һәм 30 оныгы мәхәббәтләре һәм кайгыртулары белән җылыта.- Хөрмәтле Елена Владимировна! Сез хөрмәткә һәм игътибарга лаек, - дип котлады ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеранны яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Коннов котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев