Индустриаль поселогында яшәүче Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы Рәхмәтуллина тугызынчы дистәне тутырды.
90 яшькә кадәр яшәү бәхете ул барысына да эләкми һәм әлеге истәлекле дата артында бихисап сынаулар, борчу-хәсрәтләр, казанышлар, уңышлар ята һәм ул кеше тормышында һәм аның гаиләсе өчен зур әһәмияткә ия дата.
Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы Яңа Кармәт авылында дөньяга килә,...
Индустриаль поселогында яшәүче Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы Рәхмәтуллина тугызынчы дистәне тутырды.
90 яшькә кадәр яшәү бәхете ул барысына да эләкми һәм әлеге истәлекле дата артында бихисап сынаулар, борчу-хәсрәтләр, казанышлар, уңышлар ята һәм ул кеше тормышында һәм аның гаиләсе өчен зур әһәмияткә ия дата.
Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы Яңа Кармәт авылында дөньяга килә, монда белем ала.
- Без башлангыч мәктәптә укый идек, - дип искә алып сөйли юбиляр. - Минем артымда чәчләре тырпайган малай - Минзаһит утыра иде. Мин башка партага күчеп утырдым, ул тагын минем артымдагы партага килеп утырды.
Чибәр Гелмиҗиһанны үз итә Минзаһит. Озын толымлы кызчыкның татар телендә патриотик шигырь укыганын (юбиляр шигырьне бүген дә онытмаган) ошата егет, кабаттан сөйләвен сорый торган була. Еллар узгач бер сыйныфта белем алган Минзаһит белән Гелмиҗиһан ир белән хатын булалар.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 14 яшь тә тулмаган була. Шул авыр елларда башка күп кенә үсмерләр кебек, аңа да фронт өчен күп тырышлык куярга туры килә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басуда, торф чыгаруда бил турайтмый эшлиләр, урман кисәләр, ташыйлар.
23 яшендә кияүгә чыга. Яшь пар 15 ел буена кайната йортында яши. Кайната алдында тавыш чыгарып сөйләшергә дә, ялан беләкне күрсәтергә дә ярамый.
- Без хуҗалыкны бер кәлимә сүз сөйләшмичә, бергә эшләп алып бардык, - дип елмая Гелмиҗиһан ханым.
Аннан Индустриаль поселогына күчеп яши башлыйлар. Тәбрикләү тантанасына килгән Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, яңа оешкан Индустриаль поселогына максатка омтылган, уңган кешеләр күченгән. Чөнки яңа урында тормышны кабаттан көйләп җибәрү һәркем өчен дә җиңел түгел.
Рәхмәтуллиннар өй төзеп, хуҗалыкларын җайлап җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары - Рушания, Розалия, Алия һәм Ринат дөньяга аваз салалар. Гаилә башлыгы янгын сүндерүче булып эшли.
- Бу үрнәк гаилә иде, - дип сөйләде юбилейга килгән Евгений Копанев. Алар хатыны Руфина һәм аерылгысыз дусты - баян белән элеккеге дусларын котларга килгәннәр. - Гелмиҗиһан белән Минзаһит тату гомер кичереп, матур балалар тәрбияләп үстерделәр, аларга белем бирделәр.
1985 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә китә. Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы 7 ел элек шәһәрдән авылга кайткан.
- Ул һәр елны җәен бирегә кайта. Монда аның күңеле шатлык белән тула, хәтта шигырьләр дә иҗат итә башлый, - дип өстәде юбиляр әбинең кияве Гайфетдин.
Хәзерге вакытта әби кызы Рушания белән яши, күршедә генә икенче кызы Розалия тора. Ял көннәрендә башка балалары да җыела. Аның сигез оныгы һәм ун оныкчыгы бар. Гелмиҗиһан Гафиятулла кызы беркайчан да ялгызлыкны тоймый, яраткан балалары һәрвакыт аның янәшәсендә. Тантана гаеплесе бу көнне юбилее уңаеннан район җитәкчелеге, дуслары, балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул итте.
- Өлкән яшьтәге кешеләр янына килгәндә, аларның якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә балкып утыруларын күрү бик тә күңелле, - диде үзенең котлау чыгышында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул әбине 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге теләде, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, район башлыгыннан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев