Аксубаево
  • Рус Тат
  • Курск сугышы ветеранына 95 яшь

    Иске Ибрай авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Зәйнәб Зыятдин кызы Ситдыйкова сугышның әче михнәтләрен үз җилкәсендә татуга карамастан, 95 яшьлеген сәламәтлек һәм көр кәеф белән каршы алды. Аны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, район газетасы баш мөхәррире Айдар Моратшин, Иске...

    Иске Ибрай авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Зәйнәб Зыятдин кызы Ситдыйкова сугышның әче михнәтләрен үз җилкәсендә татуга карамастан, 95 яшьлеген сәламәтлек һәм көр кәеф белән каршы алды.


    Аны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, район газетасы баш мөхәррире Айдар Моратшин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов, мәктәп директоры һәм укучылар килде. Алар юбиляр әбигә ныклы сәламәтлек, матур картлык теләделәр. Күчтәнәчләр, гөлләмә бүләк иттеләр, укучылар шигырьләр сөйләделәр. Зәйнәб Зыятдин кызы бала чакта табиб булырга хыяллана. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, медицина институтына укырга керергә тели. Тик яшь кызны ялгызын гына билгесезлеккә чыгарып җибәрергә җөръәт итмиләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аңа укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Шуннан соң ул башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый.

    - 1942 ел. Миңа 21 яшь, - дип искә ала Зәйнәб әби, - гомернең чәчәк кебек вакытында, 14 июнь көнне мине һәм районнан тагын тугыз кызны фронтка алып киттеләр. 19 июнь көнне без Воронежга килеп төштек. Сугыш эзләре сизелсә дә, шәһәр матурлыгын җуймаган! Әмма берничә көннән шәһәргә фашистлар һөҗүм итте. Воронежны дошманнар бомбага тотты. Безнең өчен сугыш менә шулай башланды.

    - Мин үлемнән түгел, инвалид булып, туганнарым кулына калудан курыктым, - дип сүзен дәвам итә ветеран. - Боларны беркем дә, беркайчан да кичермәсен иде! Бомбага тоткан вакытта туфрак астында калган вакытлар да аз булмады, ә аннан безне казып алалар иде. 1943 елның язында без Воронежны дошманнан азат иттек. Шулай ук мин Калуга шәһәрен алуда да катнаштым. Соңрак Курск Дугасына юнәлдек. Орел һәм Белгород шәһәрләрендә - фашистлар, ә без аларның уртасында идек. Бер ай дәвамында ике як та җитди бәрелешкә әзерләнде. Июль аенда бер көн эчендә Орел һәм Белгородны алдык. Шул ук көнне беренче тапкыр бәйрәм салюты атылды.

    1943 елның 6 ноябрендә Киев шәһәрен азат иттек (Киевны октябрь бәйрәменә алуга Сталин боерык биргән иде). Бөек Җиңү көнен мин Киевта каршы алдым, ә өйгә август азагында гына кайтып җиттем. Өйгә кайтарып җибәрүне, безнең өчен яңа формалар тегәргә заказ бирелгән, дип тоткарладылар. Шуннан соң өйгә җибәрүләрен сорап, полк командирына мөрәҗәгать иттем, чөнки гаиләнең хәле авыр иде. Минем соңгы командирым Бузаев үтенечемне кире какмады. Документларны әзерләп, киемнәр бирделәр. Менә шулай без күрше авыл кызы белән озын-озак юлга кузгалдык. Өйгә исән-имин кайтуым - минем өчен зур бүләк...

    Авыл егете Гариф Садыйк улына тормышка чыга. Ул да гомере буена мөгаллим булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Зәйнәб әбинең унөч оныгы бар. Бүгенге көндә улы Мансур гаиләсе белән иркен йортта гомер кичерә. Калган балалары кайсы Казахстанда, кайсы Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кызы Фәридә әнисенең хыялын тормышка ашыра - ул табиб. Әнисенең юбилеена Чиләбе шәһәреннән кайткан. Зәйнәб әбинең зиһене бик әйбәт, дәрте, юмор хисе ташып тора. Сугышта булган һәр мизгелнең нечкәлекләрен әле дә хәтерли.

    - Иң мөһиме - дөнья имин һәм тыныч булсын, - ди ул, - ә инде вакытлыча авырлыкларга түзәргә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: