Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кул кушырып утырырга яратмый

    Җиңү көне алдыннан Аксубайда гомер кичерүче Оркыя Миргалиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Кононов юбиляр әбине бәйрәме белән котларга килделәр. Юбиляр РФ Президенты В.Путинның котлау хатын, район җитәкчелегеннән гөлләмә, чәчәкләр һәм...

    Җиңү көне алдыннан Аксубайда гомер кичерүче Оркыя Миргалиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Кононов юбиляр әбине бәйрәме белән котларга килделәр. Юбиляр РФ Президенты В.Путинның котлау хатын, район җитәкчелегеннән гөлләмә, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр кабул итте.

    Ачык йөзле, мөлаем, изге күңелле, барысын да эшли, кичерә белүче һәм яратучы, төп киңәшче - шундый сыйфатлар белән генә характерладылар аны оныклары. Дүрт оныгы да яраткан әбиләре йортында үскәннәр, хәзер Оркыя Сафин кызы өч оныкчыгын яратып һәм сагынып каршы ала.

    - Аксубай районына без ирем белән 1960 елда күчеп килдек, нефтьче иде, хәзер инде ул безнең арада юк. Башта район комитетына җыештыручы булып эшкә урнаштым, аннары нефтеразведкага эшкә кердем, - дип искә ала юбиляр. - Бик бәхетле чаклар иде, балалар үсеп килә, гаиләдә бар да җитеш. Ә бит бала вакытта һәм яшь чакта безнең буын хезмәттән башка берни күрмәде.

    Оркыя Сафин кызы тумышы белән Мөслим районыннан, 7 класс белем алган. Шуннан соң бөтен гомерен хезмәткә багышлый. Дүрт ел буена Горький өлкәсендә торф чыгаруда эшли, кайткач бер көн ялсыз фермада хезмәт куя. Аның хезмәт кенәгәсендә ФЗО мәктәбе дә, шахта язмасы да бар.

    - Әниебез бүген дә эшсез кул кушырып утыра алмый, бакчада да кайнаша, оныклар кайтса алар янында мәш килә, - дип бүлеште улы Ринат.

    Дүрт яшьлек оныкчыгы Самат карт әбисе яныннан бер дә китми, 11 айлык оныкчыгы София дә әбисе кочагында. Әби исә аларга китаплар да укый, әкиятләр дә сөйли. Биш вакыт намазны да калдырмый, теле-радио программаларны тыңлап илдә барган вакыйгаларны да күзәтеп бара.

    - Үткән елны бакчаны үзем казып утырттым, бу елны инде хуҗалыкны улым Ринат алып барыр, - дип сөйли ветеран. Ә оныклары әбиләренең холкын яхшы белгәнгә, елмаеп кына куйдылар. Чыннан да, икенче көнне редакциягә фото артыннан кергән улы әнисенең инде шул ук көнне бакчада кайнаша башлавы турында әйтте.

    Татар гаиләләрендә элек-электән килгән гадәт буенча, нәкъ менә кече улы әнисенә терәк тә, ярдәмче дә. Ринат Миргалиев - районда ихтирам казанган ветеринария табибе, сугышчы-интернационалист. Гомер, лаеклы тәрбия биргән, ел ярым буена Әфган сугышында катнашканда аңа догалары белән ярдәм иткән әнисеннән дә кадерлерәк һәм газизрәк кеше юк аның өчен. Оркыя әби бүген оныклары һәм оныкчыкларының исән-сау, тормышларның имин булуын сорап дога кыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: